Саба таңнары

14 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2016 - 13:42
    Cаба авыл җирлекләрендәге хәлләрне өйрәнүгә багышланган сораштыруда катнашырга чакырабыз
    Хөрмәтле райондашлар! Сезне авыл җирлекләрендәге хәлләрне өйрәнүгә багышланган сораштыруда катнашырга чакырабыз. СОРАШТЫРУ
    424
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 13:29
    Илсур Метшин өч игезәк бала туган әти белән әнине котлады
    2015 елда Казанда бер генә гаиләдә өч игезәк бала туган. Бүген аларны Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин да котлады. 26 октябрьдә Эльмира һәм Марат Закировлар гаиләсендә өч игезәк бала - малайлар дөньяга килгән. Әти-әнисе улларына Салават, Җәүдәт һәм Морат дип исем кушкан. Шунысы кызык: Эльмираның нәселендә...
    460
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 12:50
    Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото, видео]
    Бүген, 14 гыйнвар көнне Байлар Сабасында юл-транспорт һәләкате була. Автобус юл кырыена төшеп китә. Зыян күрүчеләр ачыклана.
    20
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 12:44
    Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлаштылар
    Быел аның юбилей елы иде. 2 мартта 80 яшь тулган булыр иде. Әмма рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте. Дүртенче гыйнварда Казанның Менжинский клубында Татарстан халкы милләтебезнең бөек улы, Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлашты. - Әсгат Галимҗанов тасвирлап бетерә алмаслык шәхес, изге җан, риясыз бәндә...
    592
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 12:41
    Машинадагы балалар утыргычын баланың буена һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк
    Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә...
    626
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 12:10
    Яңа елда җырчы Алсуның гаиләсе ишәйгән
    Алсуның 19 яшьлек энесе Ренард сентябрьдә миллионер кызы 25 яшьлек Зәлинәгә өйләнгән иде. Туй алдыннан кәләшнең көмәнле икәлеген белгән яшьләр әти-әни булырга да өлгергән: 1нче гыйнварда аларның кызлары туган. Социаль челтәрдә Алсуның энесе кызы белән беренче фотосын куйган, Зәлинә исә: "Өйгә кайтабыз, әти кулында безгә берни дә куркыныч түгел" -...
    410
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 11:12
    Шоферларга яңа 10 мең сумлык штраф яный
    Озакламый яңа закон кабул итәргә телиләр. Бу закон буенча Россиядә поворотниклар кушмыйча һәм тиешсез рәттән маневрлар ясап юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны 10 мең сум штрафка тартырга тиеш булалар. Закон проектын «Справедливая Россия» депутатлары партиясе әзерли.
    715
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 10:55
    Һава шартлары начар булганлыктан балалар белән юлга чыгу тыела
    Татарстан территориясендә һава шартлары начарлану белән бәйле рәвештә, бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында укучыларны һәм спортчыларны каядыр алып чыгуны тыю турында карар кабул ителгән. Шәһри Казан
    402
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 10:41
    Нефть бәясе төшүгә карамастан, рубль тотрыклы кала
    Доллар бәясе бераз үзгәрде, нефть бәясе төшүгә карамастан, рубль тотрыклы кала. Доллар буенча сатулар 76,55-77,0 сум диапазонында башланган, беренче секундларда доллар 77 сум чамасы булса, аннары уртача минут ярымда курс 76,67 сум тәшкил итте. Шул ук вакытта евро 83,3 сум булган. Бивалюта кәрзине 79,655 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта...
    465
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 10:34
    Калифорниядә 1,5 миллиард доллар акча откан лотерея билеты сатып алучыны эзлиләр
    Джек-потны бер билет алырмы яки аны берничә җиңүче бүлешерме икәне әлегә билгеле түгел. Беренче "бәхетле билет" Лос-Анджелестан ерак түгел шәһәрдә Чино-Хиллзда сатып алынган. Бу сумманы безнең акчага әйләндерсәң 114 000 000 000 сум була, ягъни 114 триллион сум.
    495
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 08:40
    Грипптан сакланырга сарымсак булышыр
    Сарымсак грипп һәм сулыш юлларындагы вируслы инфекциягә каршы элек-электән бик әйбәт дәва буларак кулланылып килә. Андагы фитонцидлар бактерияләрне үтерү сәләтенә ия. Шул фитонцид дигән матдә аркасында сарымсак көчле искә ия дә инде. Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе...
    443
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 08:06
    Татарстан авыллары табибларына 36 миллион сум акча
    Премьер-министр Дмитрий Медведев табибларны авыл җирендә эш белән тәэмин итү күрсәтмәсенә кул куйды. 3200 млн сум авыл һәм район үзәкләрендә эшләячәк 5300ләп табибка ярдәмгә тотылачак. Татарстанга бу акчаның 36 миллионы каралган. 2016нчы елда авылга күчеп килгән 50 яшькә кадәрге медицина белгечләренә бер тапкыр 1 млн сум түләнәчәк. Безнең гәҗит
    420
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 07:55
    Татарстанда коточкыч һәлакәт [+видео]
    8 гыйнварда булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосы бүген интернет челтәрендә пәйда булды. Фаҗига М-7 "Волга" трассасында - Менделеевск районында булган. "Хендай Элантра" автомобиленең инде йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган 28 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. Шуннан соң җиңел машина "Ниссан Кашкай" белән дә бәрелешә. "Хендай...
    417
    0
    0
Реклама