Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 13 сентябрь 2019 яңалыклары

    • 13 сентябрь 2019 - 19:38
      Казанда Муса Җәлил һәйкәле реконструкцияләнә башлады
      Һәйкәл 2,3 млн сумга реставрацияләнә.
    • 13 сентябрь 2019 - 18:06
      Авыл яшьләре ярыша
      Актанышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары башланып китте. Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда спортның аеруча популяр төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатларында үткәрелә. Ярышта безнең районнан 52 кеше катнаша.
    • 13 сентябрь 2019 - 17:29
      ӘЙ, КЕМНӘР ЧИРАТСЫЗ КЕРӘ?
      Күбебезнең Интернетта актарынганы, һичшик­сез, бар: теләсә кайсы ведомство, министрлык яки муниципаль районнарның сайтларына кереп карагыз, аларда, “Коррупциягә каршы тору” бүлеге күрерсез һәм программалар, төрле белеш­мәләр, карарлар белән танышырсыз.
    • 13 сентябрь 2019 - 17:10
      Иркә: «Сискәндем… Карчык нык итеп кулдан тотып алды»
      Татарстанның атказанган артисты Иркә еш кына үзе белән булган хатирәләрне инстаграмдагы язылучылары белән дә бүлешә. Бу юлы ул 13-14 ел элек Казан урамында булган хәлне искә алды.
    • 13 сентябрь 2019 - 16:48
      Космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак
      30 августта космик чәкчәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар, ул аны Чәкчәк музеена тапшырырга вәгъдә бирде.
    • 13 сентябрь 2019 - 16:08
      Синоптиклар әбиләр чуагының соңгы көнен әйтте
      14 сентябрьне әбиләр чуагының соңгы көне дип атарга була.
    • 13 сентябрь 2019 - 15:56
      Татарстанда «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак
      Ат-спорт бәйрәмендә кунакларны мавыктыргыч ярышлар һәм бай мәдәни-күңел ачу программасы көтә.
    • 13 сентябрь 2019 - 15:09
      Бүген редакциябездә хөрмәтле кунаклар - өлкәннәр булып китте
      «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү белгече Чулпан Камалетдинова һәм социаль хезмәткәр Тимершыктан Резеда Галимова өлкән яшьтәге апаларны Саба уйлап сәяхәткә алып чыкканнар.
    • 13 сентябрь 2019 - 15:04
      Казанда ачык һавада рок-фестиваль узачак
      Привольный бистәсендә үтәчәк оpen airда Казан һәм Йошкар-Ола музыка коллективлары катнашачак.
    • 13 сентябрь 2019 - 14:44
      «ЯНДЕКС»ТАН – УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПРОГРАММА
      “Яндекс” ширкәте белем бирү системасында киң планга чыга. Әгәр укучылар өчен “Яндекс. Лицей”лар оештырса, укытучыларга “Я учитель” дигән өр-яңа программаны башлап җибәрә. Өч ел дәвамында анда 500 укытучы һәм педагогик вуз студентлары укыячак. Аларны уку вакытында ярдәмгә килә торган яңа технологияләрне, программа карарларын кулланырга өйрәтәчәкләр.
    • 13 сентябрь 2019 - 14:21
      2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак
      Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.
    • 13 сентябрь 2019 - 13:51
      Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте
      14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.
    • 13 сентябрь 2019 - 13:31
      Саба гүзәлләре «Татар-кызы» бәйгесендә
      Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Республикакүләм "Татар кызы-2019" бәйгесе финалы узды. Мәртәбәле бәйгедә безнең районнан ике сылуыбыз катнашты. Медицина-фармацевтика көллиятендә белем алучы Кече Шыңар авылы кызы Энҗе Билалова - "Иң өлгер кыз", Түбән Симет авылыннан Айсылу Шәфигуллина (Казан дәүләт мәдәният институтында укый) - "Иң оста биюче кыз" номинациясе җиңүчеләре булдылар.
    • 13 сентябрь 2019 - 13:15
      Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
      Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
    • 13 сентябрь 2019 - 13:04
      Тямаевның сәер биюләренә аңлатма табылды
      Фирдүс Тямаев инстаграмында яңа бер эстафета башлап җибәргән. Артист ачы кызыл борыч ашый һәм хезмәттәшләренә шуны ук эшләргә тәкъдим итә. Борычлы исемлеккә Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ришат Төхватуллин, Әнвәр Нургалиев һәм Азат Фазлыев эләкте. Элвин Грейга исә аерым бер борыч атап ашалды (киләсе постта) «Иван Греем калган икән! Элвин Грей, киттек!», диде җырчы.
    Реклама