Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Муса Җәлил һәйкәле реконструкцияләнә башлады

Һәйкәл 2,3 млн сумга реставрацияләнә.

Казанда 1 Май мәйданында язучы һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле реконструкциясе һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре башланды. Һәйкәлнең нигезе сүтелде инде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты Муса Җәлилгә һәйкәлне 2,3 млн сумга төзекләндерәчәген хәбәр иткән иде.

«Һәйкәлне ремонтлауның төп максаты - мәдәни мирас объектын тиешенчә саклау һәм тиешле тәртиптә тоту», - диелә Дәүләт сатып алулары порталындагы документларда.

Реставрация вакытында җәяүлеләр һәм автотранспорт хәрәкәте күчереләчәк.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X