21 декабрь 2021 яңалыклары
-
Саба районы җыелма командасы "Сәламәтлек" XVIII авыл Спартакиадасы кысаларында 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды
Саба районы җыелма командасы Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" XVIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды.
-
Татарстанда Covid-19 белән авыру саны 40 процентка кимегән
Марина Патяшина аңлатканча, кимү вакциналаштырылган кешеләр саны күп булу аркасында килеп чыккан: хәзер өлкән халыкның 74%ы прививка ясаткан.
-
Биектау тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды
Ачылыш тантанасына Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе үтте
Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлар өчен «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әлеге чараның максаты – кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларның буш вакытларын файдалы уздыру, үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү. Мәдәният – халыкның күңел көзгесе ул. Шуңа да эшчәнлегебездә, халык уеннарын, традицияләрне саклап калу максатыннан, шушы кичәгә җыелучылар белән «Йөзек салышлы», «Назалы», «Гөлбану» уеннары уйналды. Кичәдә катнашучылар яшь вакытларын искә төшереп рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Байлар Сабасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмосферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, районда әзерлек эшләре инде күптән башланды. һәр оешма үз биләмәсен һәм бистә үзәген бизәү эшендә бик актив катнаша.
-
Казанда парковкада кагыйдә бозучы машинаның тәгәрмәченә блокиратор куячаклар
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә парковка режимын тупас бозу очракларының дәвам итүен искәртте.
-
Алан-Елга авылының Совет урамында "Урамыбызда яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм узды
Үзәк чыршыны ачу чарасының үзәгендә яшел күлмәкле урман гүзәле һәм татарның иң яраткан уен коралы гармун булды. Бәйрәмгә әкият кунаклары Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы һәм Шүрәле дә килде.
-
Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары "Музыкаль күчтәнәч" концерт программасын тәкъдим итте
20 декабрь көнне «РОСТ» Шәмәрдән лицеенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары "Музыкаль күчтәнәч" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта укучылар башкаруында классик, чит ил композиторларының әсәрләре һәм дөньяның төрле халык музыкасы яңгырады. Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.
-
Хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Саба районы Чемпионаты булып узды
20 декабрь "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Саба районы Чемпионаты булып узды. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын - Ситдикова Гөлназ, 2 урын - Зарипова Рәмзия, 3 урын - Шакирова Лилия. Җитәкче хатын-кызлар: 1 урын - Фәйзрахманова Рузалия, 2 урын - Баһманова Энҗе, 3 урын - Галиева Алсинә.
-
КФУ профессоры бу атнада -25 градуска кадәр суытачагы хакында кисәтте
Бу атнада тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 10-12 градуска түбәнрәк булачак, дип искәртте Юрий Переведенцев.
-
Байлар Сабасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе булып узды
Конференция эшендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Марат Әхмәтов, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе секретаре, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, делегатлар, район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлек сәркатипләре, партия әгъзалары катнашты.
-
Эш белән тәэмин итүчегә үзмәшгульләр белән мөнәсәбәтләр турында нәрсә белергә кирәк
Үзмәшгуль белән «заказчы» арасындагы мөнәсәбәтләр граждан-хокукый характерга ия булырга тиеш.
-
Идел буе федераль округында “Идел буе төбәге музыкасы” уникаль аудиовизуаль альбомы дөнья күрәчәк
“Идел буе төбәге музыкасы – табигатьнең үзе тудырган аһәңнәр”. Идел буе федераль округы илдә үзенең уникаль аһәңнәрен булдырган тәүге төбәккә әйләнгән. Бу хакта Россия Президенты каршындагы Идел буе федераль округының Вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.