Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары "Музыкаль күчтәнәч" концерт программасын тәкъдим итте

20 декабрь көнне «РОСТ» Шәмәрдән лицеенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары "Музыкаль күчтәнәч" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта укучылар башкаруында классик, чит ил композиторларының әсәрләре һәм дөньяның төрле халык музыкасы яңгырады. Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.

Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу якты бәйрәмдә катнашучыларның барысы да искиткеч музыка дөньясы белән очраштылар, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумдылар. Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларның һөнәри осталыгын, талантлы укучыларының сәләтен күрсәтте.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев