Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырты авыл җирлегендә «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе үтте

Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлар өчен «Их яшь чаклар бар иде…» дигән исем астында күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әлеге чараның максаты – кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларның буш вакытларын файдалы уздыру, үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү. Мәдәният – халыкның күңел көзгесе ул. Шуңа да эшчәнлегебездә, халык уеннарын, традицияләрне саклап калу максатыннан, шушы кичәгә җыелучылар белән «Йөзек салышлы», «Назалы», «Гөлбану» уеннары уйналды. Кичәдә катнашучылар яшь вакытларын искә төшереп рәхәтләнеп ял иттеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев