Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе булып узды

Конференция эшендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Марат Әхмәтов, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе секретаре, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, делегатлар, район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, беренчел бүлек сәркатипләре, партия әгъзалары катнашты.

Конференцияне ачып, Расих Закирҗанов билгеләп үткәнчә, "бердәм россиялеләр" өчен беренче бурычларның берсе - район халкы, сайлаучылар мәнфәгатьләрендә көндәлек эш. Депутатларга, башлангыч бүлек сәркатипләренә, җирле бүлекчә эшен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Конференциядә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Саба муниципаль берәмлеге сәяси советы секретаре, контроль-ревизия комиссиясе сайланды.

Яшерен тавыш бирү юлы белән «БЕРДӘМ РОССИЯ» Саба муниципаль бүлеге секретаре итеп Рәис Миңнеханов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев