22 февраль 2013 яңалыклары
-
Комиссия утырышында
15 февральдә район хакимиятенең актлар залында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
-
Кабат эшкә алынды
Җаваплылыгы чикләнгән "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүгә хилафлык иткәннәр.
-
Мәгънәле гомер юлы
Узган гасырның илленче еллары. Чүриле район комитетыннан: "Юк, мин анда эшләмим. Минем укытучы буласым килә", - дип елап чыгып киткән Тәскирә җәяүләп Мөндеш станциясенә якынлашып килә.
-
“Кактуслар” – финалда
16 февральдә Кече Кибәче Мәдәният йортында Шаяннар һәм тапкырлар клубының Саба лигасы янә бер сезонын ачты. Бу юлы сәхнә түренә мәктәп укучылары, студентлар күтәрелде.
-
Балалар думасында яңа спикер
Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы сессиясе узды.
-
Көрәшче истәлегенә турнир
Хезмәттә генә түгел, егәрлеге белән дә чордашлары арасында дан тоткан Мәгъсүм Фәйзиевны авылдашлары онытмый. Шытсулылар аның истәлегенә милли көрәш ярышлары уздыруны күркәм традициягә әйләндерде. 16 февральдә Түбән Шытсу урта мәктәбендә үткән бәйгедә авыл җирлекләреннән җыелган 15 командадан көрәшчеләр бил алышты. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мәгариф...
-
Контрольлек итүче органнар киңәшмәсе
Өченчекөн Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә контроль-күзәтчелек итүче органнар җитәкчеләре 2012 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар.
-
“Ник туганнар авылында”
Районда театр фестивале дәвам итә. «Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы үзешчән сәнгать коллективы Эльмира Ибраһимованың "Ник туганнар авылында" комедиясен сәхнәләштергән иде.
-
“Дәүләткә кирәклекне тоябыз”
Районыбызда мәгариф эше һәрвакыт игътибар үзәгендә, аны тиешле югарылыкта тоту өчен, белем йортларында барлык шартлар да тудырылган.
-
Районыбыз тормышында зур вакыйгалар
21 февральдә районыбыз тормышында зур вакыйгалар булды.
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсыннан фоторепортаж
Кичә, 21 февраль көнне, район мәдәният йортында районыбызның ел тәрбиячесен ачыкладылар. Әлеге чарадан фоторепортажны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.