Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Дәүләткә кирәклекне тоябыз”

Районыбызда мәгариф эше һәрвакыт игътибар үзәгендә, аны тиешле югарылыкта тоту өчен, белем йортларында барлык шартлар да тудырылган.

Сәләтле, тәҗрибәле укытучыларны барлау, мәгариф системасында яңа педагогик технологияләр кертү максатыннан районыбызда ел саен «Ел укытучысы» бәйгесе үткәрелә. Әйтергә кирәк, әлеге чара укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итү, иҗади эшләүче укытучыларның һәм коллективларның педагогик тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куя.

Ә быелгы бәйге шул ягы белән үзенчәлекле булды: җиңүчеләр һәр фән буенча аерым, барысы 17 номинациядә билгеләнде. Аларны 18 февральдә район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырып тәбрикләделәр. Мөгаллимнәрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов котлап, Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. "Беренчедән, мәгарифкә бик зур финанс ярдәм күрсәт­кән­нәре өчен Президентыбыз­га һәм Дәүләт Советына рәхмәт белдерәсе килә. Рес­пуб­ликаның балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә барган үзгәрешләрне үзегез дә тоеп яшисез. Заман алдыбызга яңа һәм тагын да колачлырак бурычлар куя. Сезнең кебек тырыш укытучылар булганда авырлыкларны да бергә җиңәрбез", - диде ул укытучыларга ышаныч белдереп.

«Елның иң яхшы фән укытучысы - 2013» район бәйгесендә 236 укытучы көч сынашкан. Бәйгенең икенче этабында 48 мөгаллим мастер-класслар һәм сыйныф сәгатьләре аша тәҗрибә уртаклашып, бәйгенең җиңүчеләре исеменә түбәндәге укытучылар лаек булды:

"Иң яхшы инглиз теле укытучысы" номинациясендә җиңүче - Гөлнур Гомәрова (Саба гимназиясе), "Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укыту­чысы" - Гөлнур Байкеева - (Саба гимназиясе), "Иң яхшы башлангыч сыйныфлар укытучысы" - Гөлфия Хөсәенова (Саба гимназиясе), "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" - Гөлсирә Мулла­салихова (Шәмәрдән лицее), "Иң яхшы тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы" - Рушания Гомәрова (Саба гимназиясе), "Иң яхшы җыр укытучысы" - Рифат Абдуллин (Саба гимназиясе), "Иң яхшы рәсем укытучысы" - Айгөл Шәймиева (Завод Нырты). "Иң яхшы информатика укытучысы" - Рәмзия Җиһангәрәева (Саба гимназиясе), "Иң яхшы технология укытучысы" - Резеда Вәлиева (Саба кадет интернат-мәктәбе), "Иң яхшы математика укытучысы" - Гөлназ Галиева (Эзмә), "Иң яхшы физик тәрбия укытучысы" - Илдар Гәрәфиев (Икшермә), "Иң яхшы география укытучысы" - Әнисә Шәфигуллина (Югары Симет), "Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы"- Дилүс Вәлиуллин (Шәмәрдән лицее), "Иң яхшы физика укытучысы" - Зөфәр Йосыпов (Корсабаш), "Иң яхшы химия укытучысы" - Әнисә Сәләхиева (Корсабаш), "Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы" - Равия Кәримова (Юлбат), "Иң яхшы биология укытучысы" - Миләүшә Рәхимова (Саба гимназиясе). Өстенлекле милли проект кысаларында Гөлфия Хөсәенова, Гөлсирә Мулласалихова, Гөлназ Галиева "Иң яхшы укытучы" номинациясендә җиңүчеләр булдылар.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел укытучысы