22 июль 2013 яңалыклары
-
"Саба таңнары" газетасы абунәчеләре арасында лотерея уены уздырды [+фоторепортаж]
Узган җомгада өйләдән соң Сабаның Балалар иҗат үзәге бинасы каршына халык җыела башлады. Үтеп баручылар алардан "Берәр бәйрәм мазар булмыйдыр бит?"- дип тә кызыксынды.
-
Республиканың кадастр палатасы директоры урынбасары сабалылар сорауларына җавап бирә
23 июльдә республиканың кадастр палатасы директоры урынбасары Айрат Илдар улы Хәбибрахманов район бүлегендә гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен 2-38-55 телефонына шалтыратырга кирәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Байлар Сабасы, Завод урамы, 19, 203нче бүлмә.
-
Татарстанга давыл килә: җил, көчле яңгыр, яшен көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте. Бүген 13.00-24.00 сәгатьләрдә республика территориясендә көньяк-көнбатыштан 19-24 м/с тизлектә җил, көчле яңгыр һәм яшен көтелә.
-
Сабада былтыр бу чорда 198 бала туган булса, быел 199 сабый дөньяга килгән
Районыбызда гаиләне планлаштыруда гаҗәп тотрыклы картина күзәтелә. Әйтик, былтыр гыйнвар-июнь айларында 198 бала туган булса, быел, район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы чорда 199 сабый дөньяга килгән. Дөрес, демография вәзгыятенең калган күрсәткечләрендә уңай булмаган якка аерма сизелә. 2012 елның беренче яртысында районыбызда 120 пар гаилә корган булса, быел 109...
-
Сак булыгыз: яшен интернетсыз да калдыра
Җәй көне яшен төрле бәла-казаларның сәбәбенә әйләнеп китә. Татарстанда яшенле яңгырлар ешрак июльдә һәм августта була. Әлеге табигать күренеше еш кына янгыннар да китереп чыгара.
-
Саба белән Арчаны якынайтачак юл тоташырга санаулы метрлар гына калды
Хәзерге көндә Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсе юл төзүчеләр хезмәтеннән, кем әйтмешли, кайнап-гөрләп тора. Теләче районы ягыннан Яр Чаллы юл төзүчеләре Олы Шыңар - Арча - Казан юлының соңгы километрында нигез әзерләү эше алып бардылар. Хәзер Олы Шыңар авылы янында җир эшләре тәмамлану стадиясендә. "Татавтодор"ның Саба филиалы бригадасы Саба -...
-
Республика районнары буйлап инвалидлар автойөреше узды
Универсиада барган көннәрдә үзләре арасында уздырылган ярышларда призлы урыннар, медальләр алган инвалидлар "Без сәламәт яшәү өчен!" девизы астында Татарстан физкультура инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә республика районнары буйлап автомобильдә сәяхәт иттеләр. Алар белән Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров та бар иде. "Барысы 13 спортчы идек. Безне Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Әгерже,...
-
"Музыкаль десант" Сабабашка "төште" [фоторепортаж]