Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"Саба таңнары" газетасы абунәчеләре арасында лотерея уены уздырды [+фоторепортаж]

Узган җомгада өйләдән соң Сабаның Балалар иҗат үзәге бинасы каршына халык җыела башлады. Үтеп баручылар алардан "Берәр бәйрәм мазар булмыйдыр бит?"- дип тә кызыксынды.

Әйе, булды шул: абунәчеләребез арасында лотерея уйнаттык һәм сайтыбызның "В контакте"дагы махсус битендә барган "Сабантуй. Җәй. Универсиада" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек. Әлеге чара­лар газета укучылар белән элемтә ныклыгын, һәрвакыт аралашып яшәвебезне күрсәтә.

Лотерея уйнатуга без елдан-ел җитдирәк карыйбыз, ныклабрак әзерлә­нәбез. Әлеге дулкынландыргыч, шул ук вакытта истәлекле мизгелләрне бүләк өләшү чарасына гына әйләндереп калдырасы килми, үзенә күрә бәйрәм булсын, газетаны укучылар ял итсен, күңел ачсын дип тырышабыз. Әлбәттә, спонсорларыбыз булмаса, зурдан кубып, лотерея уйнатабыз дип йөри алмас идек. Шөкер, алар ел саен табылып, юмарт эшмәкәрләр ярдәмгә килеп тора. Быел лотерея уенына төп приз­ларны спонсорыбыз - яңа ачылган "Хайтек" кибете хуҗалары әзерләде. Алар бәйрәм башланганчы мәйданда төрле маркадагы велосипедларда тест-драйв та уздырдылар.

Ә бәйрәм, гадәттәгечә, җыр һәм җитәкчеләргә сүз бирү белән башланды.

-Хөрмәтле сабалылар! Без һәр елны абунәчеләр белән очрашабыз, төрле чаралар үткәрәбез. Газета тарихы - ул аның яшьтәше, район тарихы. "Саба таңнары"ның үз йөзе бар, ул тормыш белән бергә атлый, районда булган вакыйгаларны, шатлыклы хәбәрләрне дә, кайгылысын да, матур башлангычларны да - барысын-барысын вакытында яктыртып, үзенең укучыларына җиткереп бара. Районда 11300дән артык гаилә бар дип әйтәбез, шуларның өчтән бере "Саба таңнары"н укый дигән сүз. Район газетасы гомерлек газета булсын, яңадан-яңа укучыларын тапсын, халыкка матур язмалары, эчтәлекле мәкаләләре бе­лән барып җитсен, - дип сөйләде Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев.

-Бәйрәмгә шушы кадәр халык җыелган икән, сездән безгә карата булган хөрмәт чагыла. Матбугатка, районда барган вакыйгаларга, безнең эшчәнлеккә битараф булмаганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт әйтәсе килә. Бер-беребез арасында шулай элемтә тотып, фикерләшеп, киңәш биреп, урынлы булганда шелтә-тәнкыйть белдереп яшәгәндә генә газетабызның абруе артыр. Газетабызның электрон варианты да популярлашты. Яшьләребез анда еш керәләр, шулай ук өлкәннәрне дә тарталар. Газетага сыешмаган язмаларны анда да күрсәтәбез,- дип дәвам итте газета мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов.

Аннары сүзне "Сабантуй. Җәй. Универсиада" фотоконкурсының спонсоры "Саба тәрәзәләре" җәмгыяте хезмәткәре Артур Кәримуллинга бирдек. Ул җиңүчеләр Лилия Мөхәммәтҗанова (III урын), Гөлүсә һәм Марат Закировлар (II), Эльвира Вафинага (I), кызыксындыру бүләкләренә лаек булган Ландыш Нуриева, Фәнил Фәләхиев, Алинә Хафизовага бүләкләрне үз кулы белән зурлап тапшырды.

Иң дулкынландыргыч миз­гелләр, әлбәттә, абу­нәчеләрдән килгән һәм конвертлар эченә яшерелгән квитанцияләрне капчыкка салып, бәхетлесен тартып чыгарырга абунәчеләрнең үзләренә тәкъдим иткәч башланды.

Беренче отыш (үтүк) Сабадан Фәния Латыйповага чыкты. Ул үзе кил­мәгән иде, призны күр­шесе чыгып алды. Шулай ук Олы Шыңардан Гөлзәмия Мозаффарова, Эзмәдән Гөл­фия Гәрәева, Түбән Симеттән Тәсия Зарипова, Түбән Шытсудан Альберт Нәҗметдинов та ту­зан суырткыч, дрель, чәйнек, электр иттарткычы кебек кыйммәтле отышлар иясе булырбыз дип уйламаганнар, ахры. Килмәгәннәр иде.

Ә менә актив хәбәрчебез Тимерхан Мөхәммәдияров лотерея уенын бер дә калдырмый. Башка елларда буш кул белән кайтып киткән хәбәрчебез быел су фильтры отып куймасынмы! Сабадан Гайшә Миңнуллина исә узган елларда лотерея уенында катнашырга соңарган булган. Быел газетага язылганлыкка квитанциясен беренчеләрдән булып китерде һәм ...сок чыгаргыч отты.

"Күңелгә ничектер отармын дигән уй кергән иде, тикмәгә булмаган икән. "Саба таңнары" газетасын мединститут тәмамлап районга кайтканнан бирле яратып укуымның файдасы тими калмагандыр",- диде бәхетле билет иясе. Лотерея уеныннан Сабадан Нәсимә апа Нәбиуллина - микродулкынлы мич, Миләүшә Рәшитова - чәч алу машинасы, Рәмзия Җәләлетдинова - компьютер урындыгы, Рания Гомәрова - аяк киеме киптергеч, Лилия Ибәтуллинаның улы электр лобзигы, Хәниф Минһаҗетдинов флешка белән кайтып киттеләр. Сабадан Искәндәр Нуруллинга чыккан пароварканы каенанасы чыгып алды.

-Лотерея уенында 3нче ел катнашабыз. Быел, ниһаять, отышлы булдык. Район газетасына кызым белән киявемне яздырам. Бүләк аларга,- диде Рәшидә апа.

- Газета белән хезмәт­тәшл­егебез күптәннән бара һәм алга таба дәвам итәр дип уйлыйбыз. Лотереяда откан бүләкләр сезгә шатлык-куаныч кына алып килсен,- диде "Хайтек" кибете хезмәткәре Илсөяр Фәттахова призларны ияләренә тапшырганда.

Уенда катнашмаган, әм­ма аларга чыккан отышларны күршеләре, туганнары чыгып алганнарга да бүләкләр барып җиткәндер дип уйлыйбыз. Әйтик, Шәмәрдәннән Р.Фәтхуллинга чыккан фенны, М.Каюмова откан савыт-саба җыелмасын ияләренә алып кайтып бирүне Илдар Ситдиковка, Юлбаттан Рөстәм Нигъмәтҗановка насыйп булган призны күршесе Мәгъфия Шәмсетдиновага ышанып тапшырдык. Ә менә Иләбәрдән Нурсанә Яхинага чыккан иң зур приз - велосипедны беркемгә дә бирмәдек. Дүшәмбе көнне аны кызы Динә килеп алды. Аның белән үк редакциягә Гөлзәмия Мозаффарова да килеп керде. Шатлыклы хәбәр тиз тарала шул. Аңа улы минутында-сәгатендә кырдан: "Әни, син нәрсә җибәргән идең анда. Ниндидер бүләк чыккан",- дип шалтыраткан булган. Икесе дә безгә рәхмәтләр укып, призларын алып киттеләр.

Призларны уйнатуның бик гадел юлын сайладык: конвертларны алу мөмкинлеге абунәчеләрнең үзләренә бирелде. Капчык тоткан Эльмирабыз белән Замирәбез халык арасына кереп киткәч, кайберәүләр: "Алдан сөйләшеп куйган кешеләре бар боларның",- дип пышылдашуы колакка чалынса да, тамчы да хәрәмләшмәдек, кадерле абунәчеләребез. Сезнең алда йөзебез ак, сүзебез хак. Һәркемнең дә отасы килгәнен аңлыйбыз. Урта Сабадан Нияз исемле егет: "Мин V сыйныфта укыйм. Газетаны яратып укыйм. Лотерея уенында катнашасым килә. Аллага тапшырып, җиңсәм ярар иде", - дип редакциягә хат та язган. Кызганыч, Ниязга бу юлы бәхет елмаймады, әмма җиңүгә ихлас омтылышын исәпкә алып, аны аерым приз - бадминтон комплекты белән бүләкләргә булдык.

Менә шулай күңел ачтык быел. Яшь җырчылар Айнур Халиев, Булат Гыймадиев, Динә Вилданова бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Районыбыз шагыйрәсе Миннегөл Манихова: "Һәр атнаның ике көнендә газетаны кунак көткәндәй көтеп алам. Үземне белгәннән бирле аерылганым юк,- дип сөйләп, чыгышын "Саба таңнары" дигән шигырен укып тәмамлады.

Хәбәрчебез Хәлил Мортазин: "Саба таңнары"н Иштуганга килгән 1975 елдан бирле алам. Шунысы гына йөрәкне тырный. Безнең мәкаләләргә урын аз бирелә башлады",- дип бераз үпкә дә белдереп куйды. Аннары үзе белән алып килгән гармунын төймәләрендә бармакларын биетеп, җырлап та җибәрде. Мөхәрриребез аңа азан әйтә торган электрон картина бүләк итте.

Чарага килгәннәр канәгать калгандыр, әлеге язманы укучылар "эх, нигә бармадым икән", диярлек булгандыр дип ышанабыз. Үз чиратыбызда, иганәчелек ярдәме күрсәткән "Саба тәрәзәләр"е җәмгыяте җи­тәкчесе Рафаэль Кәри­муллинга, "Хайтек" кибете хуҗасы Булат Хисановка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов һәм Алсу Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X