Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика районнары буйлап инвалидлар автойөреше узды

Универсиада барган көннәрдә үзләре арасында уздырылган ярышларда призлы урыннар, медальләр алган инвалидлар "Без сәламәт яшәү өчен!" девизы астында Татарстан физкультура инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә республика районнары буйлап автомобильдә сәяхәт иттеләр. Алар белән Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров та бар иде. "Барысы 13 спортчы идек. Безне Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Әгерже,...

Универсиада барган көннәрдә үзләре арасында уздырылган ярышларда призлы урыннар, медальләр алган инвалидлар "Без сәламәт яшәү өчен!" девизы астында Татарстан физкультура инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина җитәкчелегендә республика районнары буйлап автомобильдә сәяхәт иттеләр. Алар белән Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров та бар иде. "Барысы 13 спортчы идек. Безне Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Әгерже, Теләче, Питрәч, Әтнә, Биектау районнарында җылы каршыладылар, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашып әңгәмәләр кордык. Мине йөргән кызым Ләйсән озатып барды, сәяхәт матур хатирә булып истә калды",- диде Раил Галиәкбәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев