Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: яшен интернетсыз да калдыра

Җәй көне яшен төрле бәла-казаларның сәбәбенә әйләнеп китә. Татарстанда яшенле яңгырлар ешрак июльдә һәм августта була. Әлеге табигать күренеше еш кына янгыннар да китереп чыгара.

Әйтик, Универсиада ачыл­ган көнне Түбән Шытсу авылында Идрисовалар хуҗалыгында гараж почмагын яшен суга. Яңгырның ишелеп-ишелеп явуы аркасында гына янгын булмый кала. Авылның янгын сүндерү машинасы да тиз килеп җитә.

Яшен элемтә чаралары җиһазларына да зур зыян салырга сәләтле. Беркөнне ышыктан яшенле яңгырны күзәтәм. Бер күкрәү якында гына һәм аеруча көчле булды. Кайсыдыр төшне сукты инде, мин әйтәм. Кич белән компьютерны кабызсам - интернетка керми. Югыйсә токтан да алынган иде. Ахыр чиктә "Сетевая плата" дип аталган җайланмасын алыштыртырга туры килде.

-Яшен суккан компьютерларны безгә күп алып киләләр,- диләр ремонт эшләре белән шөгыльләнүче егетлә­р. - Бу исә аларны саклау­­га игътибар җитмәвен күрсәтә. Яшен сукмасын дисәң, компьютерны токтан гына аеру белән генә чикләнмәскә, интернет чыбыгын да өзеп торырга кирәк. Шул очракта гына кыйммәтле техниканың зыян күрмәячәгенә йөз процент гарантия биреп була.

Элемтәчеләр исә Сабада яшеннән Шәмәрдән ягында элек басу булган урыннарга салынган йортларда яшәүчеләрнең күбрәк зыян күрүенә игътибар иткәннәр. Бире­дә көчле яшенле яңгыр узган саен кемгәдер зыян килми калмый. Әйтик, Җиңүнең 55 еллыгы урамында йортларның берсендә яшәүчегә яшеннән соң спутник телевидениесе приставкасын төзәттерү 1000 сумга төшә.

Хөснуллинар гаиләсе тагын да зуррак зыян күрә.

- Июнь ахырында төнлә булган яшенле яңгырдан соң телевизор һәм компьютерыбыз эшләми башлады. Якындагы электр баганасын суккан, диделәр. Безгә зур зыян килде. Телевизорны төзәтү 3 меңгә төште. Әле компьютер һаман да ремонтланмаган килеш,- диде безгә Миләүшә Хөснуллина.

Татарстан синоптиклары тагын яшенле яңгырлар турында кисәтә. Шуңа күрә аннан сакланырга әзер булыгыз.

-Яшеннән саклану өчен шәхси хуҗалыкларда яшен тоткыч булырга тиеш. Кызганыч, хәзер күп өйләрдә юк ул, - ди Саба районы янгын күзәтчелеге дознавателе Илдар Хуҗин. - Йорт янәшәсенә түбәсеннән биек багана утыртып, аның очына чыбык куярга, икенче очын 1,5-2 метр җиргә күмәргә кирәк. Түбәне яшен суккан очракта, шушы үткәргечләр аша ул җиргә төшеп китә. Янгын чыкмый кала.

Яшенле яңгырлар вакытында велосипед һәм мотоциклда йөрергә ярамый. Туктап, аның яныннан 10-15метрга читкә китәргә кирәк. Ә менә автомобильдән мондый очракта чыкмагыз, радиоантеннаны алып куеп, бөтен тәрәзәләрне ябу да җитә. Яшен бик каты яшьнәгәндә йөгерергә ярамый, чөнки кеше янындагы кызу һава агымнары үзләренә зарядны җәлеп итә. Ташландык яки төзелеп бетмәгән биналарга яшеренү дә дөрес түгел - аларда яшен уздыргычлар юк. Әгәр өегезгә яки фатирыгызга шарсыман яшен кергән икән, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, кулларыгызны селтәмәгез. Бүлмәнең уртасына күчү мәслихәт. Яшенле яңгыр вакытында кесә телефоныннан сөйләшмәскә һәм металл әйберләрне читкә алып куярга кирәк.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев