23 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Сатыш авыл җирлеге яңалыклары
Ишан хәзрәт төрбәсе.
-
Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә
Ел саен май аеннан башлап ястү намазы башлануның һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.
-
Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады
«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
«Зөләйха күзләрен ача» сериалының финалы Гүзәл Яхина романы чишелешеннән аерыла
Сериалны төшерүчеләр төп герой улының сөргенгә куылганнар лагерыннан качканнан соңгы тормышын күрсәтте.
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” редакциясе коллективы белән очрашты
Татарстан Президенты фикеренчә, Интернетта мәгълүматны башта беренче итеп татар телендә бирергә кирәк.
-
Эзмә авыл җирлеге яңалыклары
Эзмә авыл җирлегендә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, барлыгы 6 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.
-
Казанда мэрия бинасын эвакуацияләгәннәр
Кремль урамындагы бина янына ашыгыч ярдәм машиналары һәм янгын сүндерү техникасы җыелган.
-
Удачина: Бала хокукларын яклау мәсьәләсенең Конституция дәрәҗәсенә күтәрелгәне юк иде
Татарстан балалар омбудсмены традицион гаилә кыйммәтләрен яклау өстенлеген илнең Төп законында беркетүнең максатка ярашлы булуын искәртте.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган
Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.
-
Марат Җәббаров районнар башлыклары белән авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алышты
Кичә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
-
Татарстан мөфтие якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
«Без бүген дулкынланып, санаулы сәгатьләрдән соң, кояш баю белән үк Рамазан аен каршы алачакбыз», - ди Камил Сәмигуллин
-
Үз ягыма кайтсам…
Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып, тыңлар идем үлән үскәнен. Тыңлар идем чалгы тавышларын, кичке җылы җилләр искәнен.
-
Китаплар кулга күчте
Бүген, 23 апрельдә, Җир шарында Бөтендөнья китап авторлык хокукы көне билгеләп үтелә. Бу датаны искә алуның хикмәте шул: үзизоляция шартларында өйдә утыру кешеләрне китапка тартылуга этәрде. Шкафларда ятканнары кулларга күчте, ә Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн эшли башлады.