Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авыл җирлеге яңалыклары

Ишан хәзрәт төрбәсе.

Хәзерге вакытта Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере кабернең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган инде.

Яраткан шөгылең булу - үзе бер зур бәхет

Яраткан шөгылең булу- нинди дә булса сәләткә ия булу үзе бер зур бәхет. Шундый сәләтле кешеләрнең берсе Саба районы Сатыш авылында яши.Ул Әбүбәкеров Рамил Исхак улы. Рамил абыйның балачактан ук яраткан шөгыле рәсем ясау. Аның өенә керсәң үзеңне картиналар галереясында кебек хис итәсең. Күбрәк буш вакытында табигатьне сурәтләргә ярата ул. Аның һәрбер картинасыннан яктылык сирпелә.

Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман - полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10  апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклеген  һәрдаим контрольдә тотабыз.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев