Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үз ягыма кайтсам…

Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып, тыңлар идем үлән үскәнен. Тыңлар идем чалгы тавышларын, кичке җылы җилләр искәнен.

Ничә еллар халкыбыз хәтереннән җуелмаучы әлеге җырны ишеткәч,  моң дулкыннарында  тибрәлә-тибрәлә туган  авылыңа, нигезеңә, газиз әти-әниең янына юл тотасың. Зур мәгънә салынган әлеге җыр, иң кадерле сүзләрне, кичерешләрне үзенә сыйдырган.

Яз җитеп, бөтен тереклек уянган, күңелләр ашкынган бер мәлдә Шекше мәдәният йортында читтә яшәүче талантлы якташларны, авыл­дашларны берләштереп, «Үз ягыма кайтсам...» дигән  концерт оештырылды.   Катнашучылар да, тамашачылар да бу көнне түземсезләнеп көтеп алдылар, әлеге кичтә якташлар һәм авылдашлар очрашты, туганнар, дуслар күреште.

Без якташларыбызны гел барлап, алар белән даими аралашып, эчкерсез ярдәмнәрен тоеп яшибез. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсалар да, сынатмыйлар, эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булып, уңышларга ирешә алар гаиләләре тату, күңелләре бай, халык арасында мәртәбәле кешеләр. Әле кайчан гына нәсел җепләре Шекшегә килеп тоташкан онык-оныкчыкларны җыеп концерт куйган идек. 2018 елда бердәм күтәрелеп, урам концертлары оештырдык.

Март аеның ямьле кичендәге бәйрәм концертының да төп кунаклары  туган як кадере дигән төшенчәне үз балаларына, оныкларына җиткерә белүче, бүгенге көндә республиканың төрле шәһәр һәм авылларында яшәүче  якташлар булды. тамырлары биредән башланган ул-кызлар, кияү-киленнәр, оныклар сәхнәгә чыкты. Яр Чаллы шәһәреннән Гөлҗиһан апа Хафизова, Кукмарадан Гөлсәнә апа Вакказова һәм аның иҗатташ дуслары –   район мәдәният йортының «Асылъяр» бию коллективы, Теләчедән Сиринә Гатиятова, Иләбәрдән Зөлфирә апа Галимуллина, Шәмәрдәннән Алисә Гомәрова, Азат Маметов, Альбина Гаврилова, Ринас Вәлиев, Иске Икшермәдән Гүзәл һәм Инсаф Биккининнар, Мишәбаштан Гөлдания Әхәтова һәм «Грация» бию төркеме, Казан шәһәреннән Әдилә Кавиева, Ләйсән Яхина, Дилә Мәрданова, Сабадан Рүзәл Гомәров  үз чыгышлары аша туган төбәгенә, авылдашларына, якыннарына рәхмәт һәм хөрмәт хисләре җиткерде. Аларга кушылып, Шекше үзешчәннәре дә үз осталыкларын күрсәтте, аерым башкаручылар, фольклор, җыр, бию ансамбльләре чыгыш ясады.

Татарстаныбыз, районыбызның олы юбилейлары белән үзенчә­лекле 2020 елда оештырылган әлеге очрашу, бәйрәм концерты Шекше җирлеге мәдәнияте тарихы битләрендә онытылмас һәм югалмас матур бер истәлек булып калды. 

Ләйсән Хисмәтова,

Шекше мәдәният йорты мөдире.

Искәрмә:  Әлеге концерт үзизо­ляция чорына кадәр оештырылды. 

Фото: instagram.com/shikshi_sdk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев