Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады
Яңалыклар

Дүрт яшьлек Туран Батулла Татарстан Президентыннан карантин кайчан бетәчәген сорады

«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына визиты кысаларында, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» редакцияләрендә булды. Видеоконференция режимында «Салават күпере»нең нәни укучылары белән аралашты. Нурбәк Батулланың улы — дүрт яшьлек Туран Батулла Президенттан «карантин кайчан бетәр икән ул» дип сорады.

«Карантин әле бераз булачак, бераз түзәргә, рәсемнәр ясарга, китаплар укырга кирәк булачак. Балалар, исән-сау булыгыз, тыныч кына өйдә утырыгыз, озакламый коронавирус бетәчәк, урамга чыгарга, монда килергә мөмкинлек булачак. Үзегезне, әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны саклагыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президентка балалар белән дистанцион эшләү алымнарын күрсәттеләр.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев