Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган

Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, илле өче өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 50 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.

Казанда – 20, Лаеш районында – 10, Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле районында – алтышар, Түбән Камада – 4, Әлмәт, Арча, Биектау районнарында – икешәр, Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында берәр очрак ачыкланган. Моннан тыш, Татарстанда Чувашиядә яшәүче ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев