23 декабрь 2020 яңалыклары
-
24 декабрьгә һава торышы
24 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -8..-13˚, аязганда -18˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Рөстәм Миңнеханов: Бизнес өчен шартлар тигез булырга тиеш
Юридик затлар гомуми салым режимына, салымның гадиләштерелгән системасына һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчәргә хокуклы.
-
Татарстан халкына Яңа ел каршылаганда ковид йоктырмас өчен киңәшләр бирделәр
Бәйрәмне саф һавада каршылау иминрәк булачак.
-
Шекше авыл җирлеге шәхси хуҗалыкларында Яңа елга әзерлек
Шекше авыл җирлеге шәхси хуҗалыклары Яңа елга әзерләнә.
-
Татарстанда февральгә кадәр ковидка каршы 190 мең доза вакцина кайтарылачак
Куркыныч төркеменә кергән, шулай ук теләге булган һәркемгә вакцина ясаячаклар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләре Сакчыл җитештерүне кертү белән кызыксынды
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча белгечләр предприятиеләргә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга ярдәм итә.
-
Татарстанда бер ел эчендә 376 шәһәрара йөртүче хокук бозган
Республикада легаль булмаган ташучылар эшчәнлеген чикләү дәвам итә.
-
"Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2020" конкурсы җиңүчеләре
2020 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2020" конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы бүләкләүне уздырды. Саба муниципаль районының спорт мәктәпләре тренерлары, аерым алганда, Айдар Нурфаяз улы Һидиятуллин (көрәш буенча тренер), Исмаилов Хәям Фәрхәд улы, Исмаилов Фәрхәд Усман улы (өстәл теннисы буенча тренер), Алексеев Юрий Владимирович( стендка ату буенча тренер) җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
“Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсының район этабы җиңүчесе
Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча үткәрелгән “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсының район этабында I урынны алганы өчен “Саба таңнары” газетасы журналисты Фәнил Мәүлетов “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе Дипломы һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.
-
Трассада калган хатын-кызны һәм аның улын ЮХИДИ хезмәткәре туганнарына илтеп куйган
Янәшәдән узып барган йөртүчеләр гаиләгә ярдәм итү өчен туктамаган, ә якындагы бистәгә кадәр ерак була.
-
Татарстанлылар өчен яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган
Чаралар биналарда һәм ачык һавада узачак.
-
Белгеч балалар өчен яңа елга татлы бүләк сайлау кагыйдәләрен аңлатты
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында таратылган татлы бүләкләр Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән.
-
Гран-при бүләгенә Саба районы лаек дип табылды
22 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Гаилә династияләре – оешма байлыгы
Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
-
Саба яшьләре уңышлары белән куандыра
22 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә кадрлар әзерли торган "Вверх" дип аталган республика бәйгесенең финалистларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Әлеге чарада Саба районыннан Саба муниципаль районы Яшьләр парламенты рәисе Айнур Халиев та катнашты. Айнур әлеге чараның барлык сынауларын узып, финалист булды. Дипломнарны һәм Яшьләр министрлыгында стажировка узу өчен таныклыкны аларга Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов тапшырды.