Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләре Сакчыл җитештерүне кертү белән кызыксынды

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча белгечләр предприятиеләргә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга ярдәм итә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксынды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Министрлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков белдергәнчә, проектның төп бурычы - «сакчыл җитештерү принципларын гамәлгә кертү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлегенең еллык үсешен тәэмин итү һәм артык кертемнәрсез предприятиенең табышын арттыру».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров милли проект буенча белгечләр Россия предприятиеләренә чыгымнарны минимумга җиткерергә һәм табышны арттырырга ярдәм итә, дип өстәде.

"Экспертлар җитештерүгә чыга, аның ничек төзелгән булуын өйрәнә, технологик чылбырда көчсез звеноларны билгели һәм предприятие хезмәткәрләре белән бергә процессларны оптимальләштерү планын эшли. Программада республиканың 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша инде», - дип сөйләде ул.

Проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләр идарәче кадрларны һөнәри яңадан әзерләү программасына, төрле ярдәм чаралары, салым преференцияләренә, шулай ук экспортка чыгуда һәм административ киртәләрне юкка чыгаруда ярдәм ала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров һәр предприятиегә сакчыл җитештерү мөмкинлекләрен игътибар белән өйрәнергә һәм аларны үзебездә гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев