Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә династияләре – оешма байлыгы

Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

undefinedРөстәм Гайнетдинов (сулдан), Айнур һәм Флорид Һадиевлар, Ренат Гайнетдинов

Саба һәм Теләче районнарындагы 120 торак пунктны ут белән тәэмин итүче электр челтәре 2020 елны югары күрсәткечләр белән төгәлли. Электрикларны без элегрәк – өйләрдә утлар сүнгәндә, урамнарда чыбыкка чыбык тиеп, очкыннар чәчрәгәндә еш искә ала идек. Хәзер барлыкларын да онытып барабыз. Чөнки соңгы елларда утсыз калу, линияләрдә кыска ялганыш булу очраклары көннәнкөн кимүгә таба бара. Коллектив үз бурычын үти, шунысы үзенчәлекле анда хәзер электр линиясеннән аерылмыйча, көчәнеш астында эшләүче бригадалар бар, махсус өстәмә белем алган электрчылар хезмәт куйганда абонентлар моны белми дә кала. Ә эшнең төп асылы шул ук: егетләр әче җилләрдә дә элеккечә багана башына менә, КТП ремонтлый, яңа йортларны электр челтәренә тоташтыра. Абонентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын тагын да күтәрү максаты белән быел Сабада, Каз. Бигәнәйдә югары һәм түбән көчәнешле электр линияләренә, трансформатор пунктларына реконструкция ясалды.

undefined

undefined

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев