Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар өчен яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган

Чаралар биналарда һәм ачык һавада узачак.

Татарстан халкына яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы әзерләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

«Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары биналарда һәм ачык һавада узачак. чаралар озакламый башланачак һәм каникуллар беткәнче дәвам итәчәк. Районнарда барлыгы өч йөздән артык бәйрәм чарасы көтелә», — ди ул.

Әдһәмова сүзләренчә, «Әкият» курчак театры әзерләгән спектакльдә балалар үзләре катнаша алачак.

Ул шулай ук кайбер музейлардагы чараларны да атап узды. Алабуга музеендагы чыршы уенчыкларына багышланган күргәзмә, Арчадагы Тукай музеена экскурсияләр, Болгар музей-тыюлыгындагы әкият персонажлары, Свияжск музеендагы һәм Милли музейдагы интерактив программалар белән танышып булачак.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев