24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда татар теле яңа буын дәреслекләр белән укытылачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку әсбаплары эшләргә тиеш.
-
Авыл хуҗалыгы җирләрен чүплек итеп кулланалар - Россельхознадзор
Быел уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләрендә 77 санкциясез чүплек табылды, ди Россельхознадзор идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов.
-
Кызыл ыштанлы кара күркә
Без шәһәрнең иске бистәсендә торабыз. Ике катлы агач өйләр җәйләрен алмагач, юкә чәчәкләренә күмелсә, кышларын калын көрт арасында кала. Ишегаллары кечкенә булса да, күңелгә иркен. Утын сарайлары, такта алачыклар, күгәрчен, эт оялары… һәммәсенең эченә кереп караган бар.
-
Ночью на региональных дорогах работали 265 единиц снегоуборочной техники
По оперативный информации, задержек рейсов из-за погодных условий в татарстанских аэропортах «Казань», «Бегишево» и «Бугульма» не было. Железнодорожный транспорт также работает в штатном режиме.
-
Россиялылар Олимпиадага байракны хәйлә белән кертергә тәкъдим итә
Россия атлетлары 2018 елгы ярышларда Олимпиада байрагы астында чыгыш ясыячак. Халыкара Олимпиада комитеты, спортив ярышлыр узганда тренировка объектларына һәм трибуналарга Олимпиадада катнашмаучы илләр байракларын кертергә рөхсәт итмәгән. Шулай итеп Пхенчхан спортив ярышларында Россия флагы да булмаячак.
-
Башкортстанда кунакханә хезмәткәре Кукмара кешесенең акчасын урлаган
Кукмара спортчысы балаларны Абзаково авылына ярышка алып килгән булган.
-
ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ТАНЫЛГАН СТУДЕНТЛАРЫ
Иң хәйләкәрләр һәм булдыклылар ул, әлбәттә, студент халкы. Лекциягә бармаска, зачет-имтиханнарны кыек-мыек юллар белән тапшырырга дигәндә, әллә нәрсәләр уйлап табарга сәләтлеләр. Алар арасында cәерләре һәм шул сыйфаты белән истә калырдайлары да шактый. «Ялкын» бүген сине нәкъ шундый студентлар белән таныштырырга булды.
-
Салават Гайнанов истәлегенә
Узган атнада Казанның “Тасма” олимпия резервлары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә арабыздан вакытсыз киткән Кече Шыңар авылы егете, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә 12-18 яшьлекләр арасында ачык көрәш турниры уздырылды.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 2018 елда 100 миллион сум бүленде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды.
-
Майонез астында төелгән ит
Рецепт.
-
Владимир Путин Татарстанга килә
"Visit Tatarstan" эш программасының көн тәртибендә Владимир Путинның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да бар.
-
Казан юлларында тоткарлыклар ун баллга җитте
Көчле кар яву Татарстан башкаласында юллар торышын катлауландырды.
-
«Мин сине гомеремдә дә гафу итмәячәкмен! Бер кайчан да бәхет күрмә!» [булган хәл]
Бала чакта шундый бер риваять ишеткәнем бар иде. Имеш, Аллаһы тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан ди. “ Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белми башладылар, хаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк” ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булмый…
-
Татарстан Президенты "Дуслык күпере” фестивален хуплады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының 2018 елда “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивален үткәрү идеясен хуплады. Татарстан хөкүмәте Ваһапов фондына әлеге фестивальне үткәрүдә ярдәм итүне күздә тоткан махсус карар да кабул итте инде.
-
Элвин Грей фанатлары җырчыдан нигә баш тарта?
Популяр җырчы Элвин Грейның фанатлары кимергә мөмкин. Сәбәбе- җырчының тату ясатуы. Баксаң, Радик Юльякшин тату ясау хакында күптәннән хыялланган булган икән. Тик тату ясый торган яхшы останы моңа кадәр очратмау сәбәпле, хыялын тормышка ашыра алмый йөргән. Һәм менә, ниһаять, Тайландта җырчы теләгенә ирешкән!