24 февраль 2021 яңалыклары
-
Район тормышы күргәзмәләрдә чагылды
Үсеш нәтиҗәләре дә, ел бурычлары да билгеле.
-
Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.
-
Авылдашлар белән очрашу кичәсе
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Чал тарихлы Шыңар ягы" дип аталган очрашу кичәсе авылдашларны, авылдан читтә яшәп төрле тармакларда хезмәт куйган, лаеклы исемнәр алган авылдашларны, элеккеге җитәкчеләрне, авылдашларына төрле яклап ярдәм итүче кешеләрне тагын очраштырды. Кичә «Буыннар чылбыры» дип аталган әдәби - музыкаль композиция белән башланып китте, кайткан кунаклар, элеккеге җитәкчеләр чыгыш ясады , алар үзләренең хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.
-
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов агач эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты
Бүген Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов районыбызга килеп, Лесхозда урнашкан агач эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты.
-
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
-
Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә тхэквондо ярышлары
Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә үсмерләр арасында ветераннарның “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге район бүлекчәсе (җитәкчесе Айрат Садыйков) оештырган тхэквондо ярышлары булып узды.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда татарча укыган балалар санының кимүен искәртте
«Бүген татар милләте балаларының 19 проценты гына татарча укый, дүрт ел элек 26 процент булган», — диде Президент.
-
Караколда туган тел бәйрәме
Кыргызстанның Иссык Күл өлкәсенең Каракол шәһәрендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттеләр. Чарада олылар белән бергә шәһәрдә яшәүче этник төркемнәр балалары да актив катнашты. Бәйрәм өч этапта узды. Иң элек мәктәпләрдә “Туган телем – үз йолдызым” темасына ачык дәресләр үткәрелде. Икенче этапта туган тел турындагы китаплардан, плакатлардан, буклетлардан күргәзмә, “Туган телдә сөйлибез һәм җырлыйбыз” дип исемләнгән видеосюжетлар тәкъдим ителде.
-
“Армиядә бер көн” дигән конкурс – уен
23 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм авыл китапханәсендә, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле сыйныфта укучы ир балалар арасында “Армиядә бер көн” дигән конкурс – уен үткәрелде. Малайлар армия хезмәтен чагылдырган конкурста катнаштылар. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә
Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында Олыяз мәдәният йорты белән берлектә «чын ир – егетләр кичәсе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде.
-
"Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"ның тантаналы ачылышы
22 февраль көнне район мәдәният йортында "Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"ның тантаналы ачылыш үткәрелде.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Ватанны саклаучылар көне"нә карата волейбол уены
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Әфганчылар көне" һәм "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан авыл җирлеге кубогына волейбол ярышлары булды. Уеннарда 5 команда көч сынашты. Олы Кибәче авылы командасы кубок иясе булды.
-
Саба районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары
21 февраль көнне Лесхоз бистәсенең чаңгы трассасында Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды.
-
Гвардия Cyber турниры
21 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗаты үзәгенең актлар залында “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардия”се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле штабы инициативасы белән Гвардия Cyber Турниры булып узды. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәреннән 14-35 яшьлек 30 киберспортчы катнашты. Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Ярышлар парлы форматта узды.
-
Чәчәкләр салу
23 февральдә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Яшьләр гвардиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә “Геройлар истәлеген саклыйк” дигән бөтенроссия акциясендә катнаштылар һәм “Сабалылар Бөек Ватан сугышында” мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.