Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылдашлар белән очрашу кичәсе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Чал тарихлы Шыңар ягы" дип аталган очрашу кичәсе авылдашларны,  авылдан читтә яшәп төрле тармакларда хезмәт куйган, лаеклы исемнәр алган авылдашларны, элеккеге җитәкчеләрне, авылдашларына төрле яклап ярдәм итүче кешеләрне тагын очраштырды. Кичә «Буыннар чылбыры» дип аталган әдәби - музыкаль композиция белән башланып китте, кайткан кунаклар, элеккеге җитәкчеләр  чыгыш ясады , алар үзләренең хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.

undefined

1984-1985 елларда “Авангард” колхозы рәисе булып эшләгән Илдус Йосып улы Зәйнетдинов, шул елларда  Шыңар мәдәният йорты бинасының төзелү тарихын, анда эшләгән кешеләрне искә төшерде, ремонттан соң бу бинаның яңарып, матурланып китүен әйтте. Шул ук елларда колхоз рәисенең ярдәмчесе булып эшләгән, бүгенге көндә Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиуллович Калимуллин Шыңарлыларга үзенең рәхмәтен белдереп, бу якта халыкның тырыш, эшчән булуын, Шыңарның көрәшчеләр белән дан тотуын   билгеләп үтте. Бу кичәдә авылдашыбыз, тарих белеме укытучысы, күп шигырьләр  авторы Гарипов Айдар абый үзе язган “Чал тарихта Шыңар ягы” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү булды. Очрашу кичәсе    концерт номерлары белән үрелеп барды.  Очрашу,  авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов спонсорлыгында Ришат Фазлыйәхмәтов концерты белән дәвам итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X