Реклама
Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.
Татарстан юлында дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.
«Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, «КИА» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.
Авариядә дүрт кеше — чит ил машинасын йөртүче, шулай ук «Лада» машинасының 69 яшьлек йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак булган.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына республиканың Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов килгән.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автомобиль юлында «КИА» һәм «Лада»бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак була.
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте
Чыганак: tatar-inform.tatar
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз