25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Дмитрий Песков Путин һәм Кабаеваның никахлашуы турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды
Соңгы арада Россия президенты Владимир Путинның Алинә Кабаева белән никахлашуы турында сүзләр йөри башлады. Интернетта да, газета-журналларда да шул. Бу хакта Россия президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков "Известия" газетасы журналистларына: - Мин бу сүзләрнең кайдан чыгуын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Якшәмбе көнне бик күп шалтыратулар кабул иттем. Имеш, Владимир Путин...
-
Районда наркотикларга каршы айлык дәвам итә [+фото]
Белгечләр фикеренчә, Россиядә наркомания афәте 1991 елда, Б.Ельцин наркотикларны шәхси максатта кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартуны гамәлдән чыгару турындагы законны имзалагач башлана. Шуннан соң азу ярган "демократия" гаять аяныч нәтиҗәләргә китерде. Җәмгыять аңына килергә тырышкан арада наркомания миллионлаган кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде. Хәзер илдә ел саен 250 мең чамасы...
-
Сабада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башланды [фоторепортаж]
Саба муниципаль районы хакимиятенең актлар залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча район оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы үтте.
-
Чит илгә чыгасың килсә, салымнарны вакытында түләп бар
2013 елның май-август айларында салым органнары күчемсез милекләре, транспорт чаралары, җир кишәрлекләре булган физик затлар түләргә тиешле милек салымнарын исәпләү һәм түләү кәгазьләрен тарату чаралары үткәрде. Билгеле булганча, физик затлар барлык төр салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләргә тиеш. Әлегә 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, салым түләүчеләрдән Саба муниципаль районы җирлекләре...
-
Районыбызның тагын ике ветеранына Путин Котлавын тапшырдылар
Туксан, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә. Узган атнада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин, җирлек җитәкчеләре Шәмәрдәндә Асия Искәндәрованы, Ике басу Арташта Гөлҗиһан Җәләлиеваны хөрмәтләделәр. 1923 елның 19 сентябрендә туган акъәбиләрнең икесенең дә ирләре Бөек Ватан сугышында...
-
Сабалылар Казанда узган ярминкәдә сүдә иттеләр: сорау сөткә, ашлыкка күп булган
Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары һәм авыл җирлекләре "Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәдә сәүдә иттеләр. "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Тимершык бригадасы, Мөдәррис Галимовның гаилә фермасы башкала халкына - бәрәңге, "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы, "Сатыш", "Олыяз" җәмгыятьләре - сыер һәм кәҗә сөте продуктлары, "Мәртен" агрофирмасы, "Көек" җәмгыяте ашлык, ә авыл җирлекләре шәхси хуҗалыклардан җыйналган яшелчә,...
-
Бүген суд приставлары хезмәтенең бурычлар һәм бурычларны эзләп алучылар өчен “Ачык ишекләр” көне үтә