Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда наркотикларга каршы айлык дәвам итә [+фото]

Белгечләр фикеренчә, Россиядә наркомания афәте 1991 елда, Б.Ельцин наркотикларны шәхси максатта кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартуны гамәлдән чыгару турындагы законны имзалагач башлана. Шуннан соң азу ярган "демократия" гаять аяныч нәтиҗәләргә китерде. Җәмгыять аңына килергә тырышкан арада наркомания миллионлаган кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде. Хәзер илдә ел саен 250 мең чамасы...

Белгечләр фикеренчә, Россиядә наркомания афәте 1991 елда, Б.Ельцин наркотикларны шәхси максатта кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартуны гамәлдән чыгару турындагы законны имзалагач башлана. Шуннан соң азу ярган "демократия" гаять аяныч нәтиҗәләргә китерде. Җәмгыять аңына килергә тырышкан арада наркомания миллионлаган кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде. Хәзер илдә ел саен 250 мең чамасы кеше наркотикларга бәйле авыруга әйләнә. Бу бездә түгел, ә зур шәһәрләрдә, авылларда барыбыз да исән-саулар, дип тынычланырга кирәкми. Шуны аңлаган хәлдә быел гасыр афәтенә каршы көрәшкә тагын да ныгытыбрак күтәрелдек шикелле. 16 сентябрьдән республикада башланган "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында бу атнада авылларда прокуратура, полиция, медицина, мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләре вәкилләре катнашында халык, мәктәп укучылары белән очрашулар үтә, видеофильмнар күрсәтелә. "Ак үлем" дип чаң кагу башлаганнан бирле, районда болай халык арасына чыкканнары юк иде әле. Быел резонанслы җинаять - районга наркотиклар алып кайтып сатучының фаш ителүе дә сагаерга мәҗбүр итте. Шул уңайдан халыкны, ата-аналарны уяу булырга чакырып, 23 сентябрьдә Шекше, Эзмә урта мәктәпләрендә, Югары Симет, Мичән мәдәният йортларында, 24 сентябрьдә Олы Кибәче, Икшермә, Олы Шыңар, Тимершык авылларында үткәрелгән очрашуларда район прокуратурасы хезмәткәрләре Энже Фәйзетдинова, Рәшит Ахунов, Ләйсән Гаффарова, участок вәкаләтлеләре чыгыш ясады. "Бер грамм наркотик инде зур күләмле булып санала, аны тараткан өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Шул бер граммлык җинаять кешенең язмышын җимерә, яшәвенең мәгънәсен калдырмый. Уйлансагыз иде",- диде прокурор урынбасары Р.Ахунов халыкка мөрәҗәгать итеп.

- Яшьләргә челем итеп тартуга яраклы катнашмалар да зур куркыныч тудыра. Кальян тәмәкегә караганда 40 тапкыр зыянлырак. Моны яшьләр дә ата-аналар да яхшы белсен иде. Наркотикларны җиңелгә һәм авырга бүлеп йөртү дә аның белән сату итүчеләр уйлап чыгарган хәйлә генә. Җиңел наркотиклар куллану - наркоманиягә беренче адым. Аннары авыруга әйләнеп баручы акрынлап авыр миңгерәткечләргә күчә. Шуңа күрә бернинди тискәре йогынтыга да бирешмәскә, мин беркайчан да, бернинди шартларда да, бер тапкыр да наркотиклар кулланмам, дигән максат куярга кирәк,- дип сөйләде район наркологы Фәрит Хәбибуллин.

Наркоманлыкның авыл өчен ят, кабул итүе кыен күренеш икәнлеген очрашуларда сорау бирергә теләүчеләр булмавы да ачык күрсәтте. Ягъни халык "ә" дип тә, "җә" дип тә әйтергә белмәде. Һич тә битарафлыктан түгел бу, җәмәгать. Әнә Иске Мичәндә җирлек башлыгы Айзат Гәрәев чисталык турында сүз кузгаткач, халык җанланып китте. Монысы таныш, күпләрне борчыган мәсьәлә. Ә наркоманлык авыл өчен ят, кабул итмәслек күренеш булып кала гына күрсен иде.

Фәнил Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X