Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар Казанда узган ярминкәдә сүдә иттеләр: сорау сөткә, ашлыкка күп булган

Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары һәм авыл җирлекләре "Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәдә сәүдә иттеләр. "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Тимершык бригадасы, Мөдәррис Галимовның гаилә фермасы башкала халкына - бәрәңге, "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы, "Сатыш", "Олыяз" җәмгыятьләре - сыер һәм кәҗә сөте продуктлары, "Мәртен" агрофирмасы, "Көек" җәмгыяте ашлык, ә авыл җирлекләре шәхси хуҗалыклардан җыйналган яшелчә,...

Узган шимбәдә районыбыз аграрийлары һәм авыл җирлекләре "Казан" агросәнәгать паркындагы ярминкәдә сәүдә иттеләр. "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе, Тимершык бригадасы, Мөдәррис Галимовның гаилә фермасы башкала халкына - бәрәңге, "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы, "Сатыш", "Олыяз" җәмгыятьләре - сыер һәм кәҗә сөте продуктлары, "Мәртен" агрофирмасы, "Көек" җәмгыяте ашлык, ә авыл җирлекләре шәхси хуҗалыклардан җыйналган яшелчә, сөт, йомырка, гөмбә, дару үләннәре һәм башка товарлар алып килгәннәр иде. Бу юлы сорау ашлыкка, сөткә күп булган, шулай ук 10 тонна бәрәңгенең дә яртысы сатылган. "Ярминкәләрдә катнашу мәшәкатьле эш. Халыктан җыйналган һәм сатылган продуктка акчасын алып кайтып өләшергә, сатылмаганын кире кайтарырга кирәк. Бу юлы кабак, сарымсак сатылмады. Шуңа күрә базардагы сорауны алдан өйрәнү дә кирәк. Алга таба шулай эшләячәкбез",- диде Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X