Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Песков Путин һәм Кабаеваның никахлашуы турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды

Соңгы арада Россия президенты Владимир Путинның Алинә Кабаева белән никахлашуы турында сүзләр йөри башлады. Интернетта да, газета-журналларда да шул. Бу хакта Россия президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков "Известия" газетасы журналистларына: - Мин бу сүзләрнең кайдан чыгуын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Якшәмбе көнне бик күп шалтыратулар кабул иттем. Имеш, Владимир Путин...

Соңгы арада Россия президенты Владимир Путинның Алинә Кабаева белән никахлашуы турында сүзләр йөри башлады. Интернетта да, газета-журналларда да шул. Бу хакта Россия президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков "Известия" газетасы журналистларына:
- Мин бу сүзләрнең кайдан чыгуын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Якшәмбе көнне бик күп шалтыратулар кабул иттем. Имеш, Владимир Путин һәм Алинә Кабаева Валдайда урнашкан Иверск монастырендә никахлашканнар. Бу сүзләр дөрес түгел! Владимир Владимирович ул көнне Сочида иде. Без президентны аның шәхси тормышында актарыныр өчен сайламадык. Әйдәгез, төп игътибарны Путинның нинди президент булуына юнәлтик. Аның нинди ир булуы, хатынының булу-булмавы, аның өйләнүе турындагы имеш-мимешләрне читкә куйыйк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X