26 июль 2021 яңалыклары
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Думага сайлау участоклары өчен битлек сатып алды
Бүгенге көндә участок һәм территориаль комиссияләре эшендә катнашачак кешеләрнең 47 проценттан 53 процентына кадәргесе прививка ясаткан.
-
Синоптиклар яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр җил фаразлый
27-нче июль көндез һава температурасы +23-25 градус тәшкил итәчәк.
-
“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Олы Нырты ягының маршруты
Бүген, 26нчы июль, җәйнең ямьле бер көнендә, Олы Нырты авылында Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәре һәм Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектын уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.
-
Иске Икшермә авыл мәдәният йортында "Иң шәп бәйрәм - балачак" концерты
Иске Икшермә авыл мәдәният йортында Югары Шытсу һәм Елыш авыл мәдәният йортларының "Иң шәп бәйрәм - балачак" дип исемләнгән балалар концерты булып узды. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды, концерт ахырында зур рәхмәт белдерделәр.
-
Татарстанның атказанган артисты Фәйзерахманова Гөлфия Шәйхулла кызы белән очрашу
Эзмә мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәйзерахманова Гөлфия Шәйхулла кызы белән очрашу булды. Очрашу барышында Гөлфия Шәйхулла кызы үз һөнәре, иҗаты турында сөйләде.
-
"Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, күңелле бездә" концерты
Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, күңелле бездә" дип исемләнгән концерт үткәрделәр. Җырлар, биюләр һәм шигырьләр башкарылды. "Биш парлы", "Урындыклы", "Парлашу" кебек милли уеннар уйнадылар. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды.
-
Фәрит Вафин "Ел һөнәрчесе-2021" Республика конкурсының "Сувенир" номинациясе җиңүчесе булды
Райондашыбыз Фәрит Вафин "Ел һөнәрчесе-2021" Республика конкурсының "Сувенир" номинациясе җиңүчесе булды! Конкурс Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү, саклау һәм актуальләштерү максатыннан үткәрелә.
-
Казанга "Большая перемена" бәйгесе җиңүчеләре кайтты
Казанга Кырымнан «Большая перемена» конкурсында җиңүчеләр кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов каршы алды.
-
Бүген Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла
Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.
-
Кызыл Мишә авылында кичке утырулар
Соңгы елларда терлекләрне көтүлекләр белән озату, капка төбендә кичке утырулар кебек гореф-гадәтләр онытыла башлады. Яшьләр өчен дә бу ят булса да, өлкәннәр дә яхшы хәтерли: элек кич белән авыл кешеләре утырырга җыелганнар иде. Анда соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алыштылар, аннан күңел ачу чаралары башланды. Гармун астында җырлар, уеннар, биюләр утыруның дәвамы булып тора.