Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авылында кичке утырулар

Соңгы елларда терлекләрне көтүлекләр белән озату, капка төбендә кичке утырулар кебек гореф-гадәтләр онытыла башлады. Яшьләр өчен дә бу ят булса да, өлкәннәр дә яхшы хәтерли: элек кич белән авыл кешеләре утырырга җыелганнар иде. Анда соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алыштылар, аннан күңел ачу чаралары башланды. Гармун астында җырлар, уеннар, биюләр утыруның дәвамы булып тора.

Бу традицияләрне яңарту максатыннан, 23нче июль көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы кунакчыл хуҗалар - Дилбәр һәм Фәиз Нигъмәтҗановлар янында кичке утыруларга җыелдылар. Барлык катнашучылар да гармун астында җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды. Бәйрәмгә авыл халкы үзләре белән төрле ризыклар, камыр ризыклары һәм тәм-томнар алып килделәр. Җылы очрашуның ахыры дусларча чәй эчү булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев