Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанга "Большая перемена" бәйгесе җиңүчеләре кайтты

Казанга Кырымнан «Большая перемена» конкурсында җиңүчеләр кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов каршы алды.

Министр сүзләренә караганда, министрлыкның төп бурычы – яшәү урынына карамастан, яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. «Большая перемена» бөтенроссия конкурсы – ул һәр укучы үзен яшәү урынына һәм әти-әнинең мөмкинлекләренә карамастан сынап карый ала торган мәйданчык.

"Конкурста җиңү өчен теләк, тырышлык кирәк.  Безнең бурыч – киләсе елга Татарстаннан тагын да күбрәк балалар бәйгедә катнашырга теләк белдерсен иде", - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Илнең 66 төбәгеннән килгән 5-7 сыйныф укучы 303 бала арасында «Зур тәнәфес» бөтенроссия конкурсының икенче сезонының финал өлешендә катнашкан. . Конкурсның финалы «Артек» халыкара балалар үзәгендә «Артек» – тылсымлы киномир» сигезенче сменасы кысаларында узган. Анда барлыгы 660 бала катнашкан. Конкурста Татарстан Республикасыннан 8 кеше катнашты. АФинал этабы нәтиҗәләре буенча биш кеше җиңүгә лаек булды: Мәликә Бәдретдинова (78 нче Пушкин исемендәге  лицей, Яр Чаллы), Дилә Мәрдәнова (186 нчы күппрофильле лицей – «Перспектива» Казан), Полина Иванова (М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия) һәм Ангелина Ивлиева (152 нче гимназия) һәм Әлмәт районыннан Лика Молдаванова (5 нче Гимназия).

Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңүчеләр быел көздән үк «Большая перемена» махсус поездында «Хыяллар сәяхәте» нә юл тотачак: балалар бөтен ил аша – Мәскәүдән Владивостокка һәм кирегә  барачак.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев