Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Олы Нырты ягының маршруты

Бүген, 26нчы июль, җәйнең ямьле бер көнендә, Олы Нырты авылында Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәре һәм Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектын уздырдылар. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.

Чара кунакларны баллы, татлы чәк-чәк белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Актым” чишмәсе буенда дәвам ителде. Чараның беренче өлешендә авылыбызның имам-хатибы Мансур абый Гыльметдин улы Олы Нырты авылының кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар авылдашыбыз, шигырьләр иҗат итүче Габбасова Рушания апа иҗаты белән таныштылар. Һәм ул үзе язган чишмәләргә, инешләргә багышланган шигырьләрен укыды. Аннан соң “Актым” чишмәсенең барлыкка килүен һәм аның исеме каян чыкканы турында әйтеп үтелде. Икенче өлешендә халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча самавыр агарту йоласын күрсәтеп китек. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Назалы” һәм “Капкалы” уеннары оештырылды. Аннан соң Мансур абый чишмә суы белән бәйле күз тиюдән өшкерү йоласын күрсәтте. Соңыннан проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ике Басу Арташтан килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану белән тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гүзәллек бүләк итеп калдырыйк!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X