27 октябрь 2019 яңалыклары
-
Җиңел машина юл кырыена төшеп киткән автомобильдә ике кеше имгәнгән
Юл-транспорт һәлакәте Саз-Тамак авылына керү юлында булган.
-
Россия поездларында плацкарт вагоннар исемнәрен үзгәртергә телиләр
Поездларның төрле класслары өчен «бюджет» һәм «эконом» төшенчәләрен куллану планлаштырыла.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә ике бала һәм йөртүче зыян күргән
Һәлакәт Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлында булган.
-
Синоптиклар көчле җил турында кисәтте
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
«Рөстәм Зарипов - иҗади шәхес» мәгълүмат сәгате
Якташ язучыбыз Рөстәм Зариповка 67 яшь тулу уңаеннан, 25нче октябрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Рөстәм Зарипов - иҗади шәхес» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм «Тамчы гөл» дигән китабыннан шигырьләр укыды. Шулай ук Рөстәм Зариповның сүзләренә язылган җырлар тыңланылды.
-
Диетолог томат согының кан басымыннан интегүчеләргә зыянлы булуы турында кисәтте
Кагыйдә буларак, томат согында тоз бар, ул кан басымын күтәрергә мөмкин.
-
Казанда төнлә күп катлы йортта чыккан янгында кыз бала зыян күргән
Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
-
“Ак Барс” хоккей клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Олег Ли: Казанның үз аурасы бар
"Шәһәр Универсиададан соң бик нык үзгәргән", - ди спортчы.
-
ВАКЫТЛЫЧА КҮРСӘТМИ
График нигезендә планлы ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 28 октябрьдә 2.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр аналог ТНВ һәм цифрлы эфир телевидение һәм радиотапшырулар аерылып торачак.
-
Шикәргә бәяләр төшә
Киләсе елда республикага шикәр чөгендере чәчү мәйданнарын киметергә туры киләчәк.
-
Казанда «Мерседес» йөртүчесе юл һәлакәтеннән качып киткән
Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән «КИА» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
-
Автотранспорт хезмәтчәннәренә
Хезмәтләре пассажирлар йөртүгә, халык хуҗалыгы йөкләре ташуга бәйле һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Районыбыз тормышын автомобиль транспортыннан башка күз алдына да китереп булмый.