Автотранспорт хезмәтчәннәренә
Календарь

Автотранспорт хезмәтчәннәренә

Хезмәтләре пассажирлар йөртүгә, халык хуҗалыгы йөк­ләре ташуга бәйле һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Районыбыз тормышын автомобиль транспортыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Сез Саба районы икътисадының барлык тармакларының һәм социаль учреждениеләрнең тотрыклы эшчәнлегенә ярдәм итәсез. Хезмәтегез нәтиҗәсендә, район территориясендә автотранспорт элемтәсе җайга салынган һәм куркынычсыз гамәлгә ашырыла. Алга таба да һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә намуслы мөнәсәбәтегез белән халкына югары сыйфат белән тотрыклы эшләүне һәм хезмәт күрсәтүне дәвам итәрсез дип ышанабыз. Машина йөртүчеләрнең һәрберсенә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хәвеф-хәтәрсез игелекле юллар телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: drive2.com


Нет комментариев