Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә ике бала һәм йөртүче зыян күргән

Һәлакәт Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлында булган.

Татарстанда Башкортстаннан килгән «ГАЗель» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике бала һәм йөртүче имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Һәлакәт кичә кич Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлының 175нче чакрымында булган. Татар Әдәмсәсе авылында «ГАЗель» һәм уникенче модельле «Лада» автомобиле бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, «ГАЗель» юл кырыена төшеп киткән, ә җиңел машина руле артындагы хатын-кыз кысылып калган. Аның ике һәм дүрт яшьлек улларын шаһитлар чыгарган. 

Юл һәлакәтендә имгәнгән 28 яшьлек хатын-кызны һәм аның балаларын Чистай хастаханәсенә озатканнар.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев