Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккей клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Олег Ли: Казанның үз аурасы бар

"Шәһәр Универсиададан соң бик нык үзгәргән", - ди спортчы.

Санкт-Петербургның “СКА” клубыннан әле яңа гына “Ак Барс"ка күчкән һөҗүмче Олег Ли Казан турында беренче тәэсирләре белән уртаклашты.

“Дөресен генә әйткәндә, Казанда балачакта да, уеннар белән дә булганым булды. Әлбәттә, монда бик матур. Питер һәм Мәскәү шәһәрләре турында әйтеп тормыйм инде, ләкин Казанның үз аурасы бар. Шәһәр Универсиададан соң бик нык үзгәрде, матурайды. Һичшиксез, монда бик шәп”, - диде хоккейчы.

Аннан тыш, Олег “Командада берәрсе татар телен өйрәтмәдеме әле?” - дигән сорауга, көлеп: “Әлегә юк, бар нәрсә дә үз вакытында”, - дип җавап кайтарды.

Фото: ak-bars.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев