Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда төнлә күп катлы йортта чыккан янгында кыз бала зыян күргән

Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Бүген төнлә Казанның күп катлы йортының беренче катында электр щитында чыккан янгында ун яшьлек кыз зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Нокса авышлыгы урамындагы 27нче йортта янгын турында хәбәр килде.

Һәлакәт урынына килгән 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен иллегә якын кеше каршы алды. Йортта яшәүчеләр ун катлы йортның беренче катында электр щиты януын хәбәр итте.

Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Янгында дүртенче катта яшәүче ун яшьлек кыз зыян күргән. Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

«Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин», – диделәр министрлыкта.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев