29 март 2021 яңалыклары
-
Проверь чек
Проверь чек
-
Не забудьте задекларировать доходы до 30 апреля 2021 года
УФНС России по Республике Татарстан напоминает, что в срок не позднее 30 апреля 2021 года физическим лицам необходимо отчитаться о полученных в 2020 году доходах.
-
Марат Әхмәтов: Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе бакчачы күләмендә җитештерми
Бакчачы тормыш рәвешенә ихтыяҗ зур, ди Марат Әхмәтов.
-
30 мартка һава торышы
30 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -4..-9°, аязганда -10..-15°, көндез +5..+10° градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
-
Миңнеханов мәктәп белеменнән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча йөкләмә бирде
Татарстанда иҗтимагый киңлекләр үсеше институты булдырылачак, ул төзелә торган торак массивларның социаль инфраструктурасын анализлау һәм исәпләү белән шөгыльләнәчәк.
-
Стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2нче этабы”
27-28 мартта Татарстанның Югары Ослан районының «Свияга» ату үзәгендә стендлы ату буенча “Татарстан Республикасы кубогының 2 нче этабы” булып узды. Ярышларда Казан, Тәтеш, Байлар Сабасыннан килгән спортчылар (“Сабантуй”спорт мәктәбе), шул исәптән стендка ату буенча Россияның юниорлар һәм төп җыелма командалары составында торучы спортсменнар катнашты.
-
Сабаның сәләтле балалар мәктәбе укучылары язгы каникулларны файдалы итеп уздыра
Уку елының иң озын чиреге тәмамланды. Әйбәт хезмәт куйган кеше, әйбәт итеп ял да итәргә тиеш. Ә ял итү өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырырга кирәк. «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты»ның укучылары арасында нәкъ менә шундый чаралар узды да инде.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж.
-
Дачаны сатып алганда татарстанлылар 260 мең сумга кадәр акчаны кире кайтара ала
Яңа сезонда гамәлдә булачак төп яңалыклар турында парламентарий турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.
-
Хәвеф-хәтәрләргә юл куймыйк!
27нче март көнне 20:47 сәгатьтә Саба янгын сүндерү бүлегенә Олы Шыңар авылында гараж януы турында хәбәр килә. Олы Шыңарда урнашкан ирекле янгын сагы командалары (ДПО) үзвакытында килеп җитеп янгынга каршы тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә гаражның чормасына гына зыян килә. Авылда гидрантларның тәртиптә, төзек хәлдә булуы, ДПОларның тиешенчә эшләве, гомумән, җирлек җитәкчелегенең янгын куркынычсызлыгына җитди каравы нәтиҗәсендә хуҗалыкка зур зыян килмичә, хәвеф-хәтәр вакытында кисәтелде.
-
Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк
Хәзерге вакытта цирк хезмәткәренең фил янына килгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы ачыклана.
-
Байлар Сабасында агачларны матурлап кисү эше дәвам итә
Байлар Сабасы бистәсе урамнарында үсүче агачларга эстетик рәвеш бирү максатыннан аларны матурлап кисү эше дәвам итә. Әлеге эш 2021нче елга Байлар Сабасы бистәсендә яшел үсентеләрне төзек һәм матур итеп тәрбияләү планын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Эшне җаваплылыгы чикләнгән «ГАФЭЛЬ» җәмгыяте башкара.
-
Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләрне арттырачаклар
Аның күләме гаилә кеременә бәйле булачак һәм элеккечә 50 процент түгел, ә балага билгеләнгән төбәк яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100 процентка кадәр җитәргә мөмкин.
-
«Тургай» приютында «Россиядә фән казанышлары» дигән чара
Фән һәм технологияләр елы кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Россиядә фән казанышлары» дип исемләнгән кызыклы чара үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, атаклы Россия галимнәре: М.Ломоносов, И.Павлов, Д. Менделеев, А. Попов, Архимед, Н. Коперник, И. Курчатов, С. Королева турында белделәр. Чара ахырында «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль танып-белү уены үткәрелде. Балалар барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышы
26нчы март көнне, Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гараев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә үз зоналарында 1-2нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән соң 1нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 2нче урынны Симет урта мәктәбе командасы, 3нче урынны Саба гимназиясе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Икшермә кадет мәктәбе командасы кубокка ия булды.