29 октябрь 2019 яңалыклары
-
"Убырлы карчыкта кунакта" күңел ачу кичәсе
Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-әби-Яга тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Әби-Ягага балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.
-
Казан УЕФА Суперкубогын уздыруга заявка бирде
Сайлап алу нәтиҗәләре 2020 елның 2-нче мартында игълан ителәчәк.
-
Гүзәл Уразова гафу үтенер өчен гаугалы видео төшерелгән җиргә кире барган
Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова төшергән видео темасы дәвам итә. Бүген Гүзәл видео төшерелгән җиргә кире барган. Моның өчен ул махсус 800 чакрым юл узган. Гүзәл үзенең инстаграмында халыктан гафу үтенде. Җырчы әйтүенчә, видеодагы нәрсә үләксә булмаган, ә чүпрәк булган икән. Һәрхәлдә, Гүзәл аны видеода юл кырыеннан табып күрсәтте. Гаугалы теманы "Лента.ру", "РИА" кебек үзәк матбугат чаралары да язган иде. Күрәсең, шуны истә тотып, Гүзәл инстаграмдагы постын да русча язган.
-
Татарстан мөфтие рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгать итте
Кичә ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде.
-
"Кама башы" милли мәдәният төбәк фестивале
28 октябрь көнне «КАМАЗ» Мәдәният сараенда «Кама башы» милли мәдәният төбәк фестиваленең конкурс программасы узды. Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Нәфис уку», «фольклор-йола куелышлары» һәм «милли костюм» номинацияләрендә көч сынашты.
-
Татар мәктәбендә кем укырга тиеш?
"Күп кенә татар галимнәре, язучылар, журналистлар гаиләләре үз балаларын һәм оныкларын рус мәктәпләренә бирүне дәвам иттеләр", - ди Раиф Зиннәтуллин.
-
Россия сыйфат системасы кабакны бөтен килеш сатып алырга киңәш итә
Киселгән кабак санитар-гигиеник иминлекне гарантияләми.
-
Республикада давыллы җил вакытында 13 машина җимерелгән, 29 агач ауган
Бер көн эчендә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына 250дән артык хәбәр килгән.
-
“Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын җиңде
“Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” – “Амур” уены 3:1 исәбенә тәмамланды.
-
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты
27 октябрь көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына йомгак ясалды. Турнир Бердәм яшь төркемендә ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда узды. Саба муниципаль районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Иващенко Ольга парлы разрядта алтын медаль, ә Галиәхмәтова Регина бронза медаль яулады. Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Сак хезмәте көне белән
Хәзерге вакытта абруйлы росгвардия составындагы ведомстводан тыш сак хезмәте коллективын, шушы өлкә ветераннарын 29 октябрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз.