29 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ана капиталын машина алырга тотарга рөхсәт итәргә җыеналар
Автомобильдә кимендә өч кеше утырып йөрү өчен урын булырга тиеш.
-
Бакчачыларга салым ташламалары турында закон үз көченә керде
Ширкәт әгъзалары булмаган бакча яки яшелчә бакчасы җир кишәрлекләре милекчеләренең кертемнәре табыш өчен салымнан азат ителә.
-
«Сәламәт бул!» акциясе
Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.
-
Казанда ике сукбай булган ташландык йортка ут төрткән җинаятьчене эзлиләр
Октябрь урталарында Һади Такташ урамында ташландык йортта янгынны сүндергән вакытта ике ир-атның мәете табылды.
-
«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.
-
Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә
Уҗымнар Һәлак булудан 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы 1,4 млрд сумны расланган.
-
Грипптан алдан сакланыгыз
Грипп –йогышлы авыру. Авыру чыганагы – чирле кеше, вирус организмнан селәгәй белән, ютәлләгәндә, төчкергәндә чыга. Тын юлларына эләккәч, вирус үрчи башлый. Авыруның беренче билгеләре вирус белән зарарланып, 36-60 сәгать үткәч башлана. Тән температурасы күтәрелә, ул 39-40 С ка җитәргә мөмкин, кеше туңа башлый, баш һәм мускуллар авырта, хәлсезлек, ашыйсы килмәү кебек билгеләр булырга мөмкин. Коры ютәл, тамак төбе авырту, тавыш бетү, күзләр сызлау шулай ук грипп белән чирләүнең билгеләре булып тора. Суык тигәндә дә авыруның шундый билгеләре була һәм кайберәүләр аны грипп дип уйлый. Ләкин гриппны нәкъ менә грипп вируслары китереп чыгара.
-
Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрнең эшкә урнашуын күзәтеп торачаклар
Денис Васильев искәрткәнчә, бүгенге көндә кеше югары уку йортында алган күнекмәләр һөнәрнең үзенә караганда да әһәмиятлерәк.
-
«Көзге бал» бәйрәме
Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә барысы да көтеп алган һәм яраткан «Көзге бал» бәйрәме узды. Бу бәйрәм елның иң матур чоры-көзгә багышланган.
-
Элвин Грейны тиздән өйләнә?
Популяр җырчы Элвин Грей, журналистларның кайчан өйләнәсең дигән соравына, хәйләкәр елмаеп, сер дип әйтергә ярата. Ниһаять, бу сер дә чишелде, ахрысы. Уфада яшәүче модель Диана Хәкимҗанова үзенең инстаграм битендә Радик белән бергә төшкән фотосын урнаштырды. «Иң шәп көн иң шәп Элвин Грей белән», – дип язган кыз. Комментарийларда исә язылучыларның: "Сез күптән бергәме?" - дигән соравына, кыз: "2 ел!" - дип җавап биргән.
-
Казанда егет белән кызны бар каравылчысы кыйнавы турында мәгълүматны тикшерәләр
Ике егет һәм бер кыз «Руки вверх» бары каравылчыларын җаваплылыкка тарту үтенече белән полициягә мөрәҗәгать иткән.
-
Тимершык урта мәктәбендә чираттагы ремонт
Тимершык урта мәктәбендә чираттагы ремонт эшләре башланып китте. Спорт залына волейбол кагыйдаләрен тирәнтен өйрәтү өчен махсус стена, урам якта өстәмә бордюрлар урнаштыру, машина гаражы каршына брусчатка җәю, купкан плиткаларны ябыштыру эшләре башкарыла. Ремонт эшләрен ПМК -159 оешмасы эшли.
-
Казанда каршеринг машинасы коймага бәрелгән, өч кеше җитди тән җәрәхәтләре алган
Юл һәлакәте төнге өчләр тирәсендә Ершов урамында булган.
-
Марат Җәббаров “Авыл” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Никола Иветич белән проектны үстерү перспективалары турында фикер алышты
КичәТатарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Авыл” (“Деревня”) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Никола Иветич белән очрашты.
-
Роспотребнадзор белгечләре инсультны кисәтүгә бәйле киңәшләр бирде
Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.