Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ике сукбай булган ташландык йортка ут төрткән җинаятьчене эзлиләр

Октябрь урталарында Һади Такташ урамында ташландык йортта янгынны сүндергән вакытта ике ир-атның мәете табылды.

Тикшерүчеләр Казан үзәгендә ике сукбай булган ташландык йортка ут төрткән җинаятьчене эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Октябрь урталарында Һади Такташ урамындагы ташландык йортта янгын чыккан. Янгынны сүндергән вакытта 29 һәм 35 яшьлек ике ир-атның мәетенә тап булганнар. Тикшерү вакытында ачыкланганча, янгын ут төртү нәтиҗәсендә чыккан, фаҗигале рәвештә гомере өзелгән ир-атларның исә билгеле бер яшәү урыны булмаган һәм алар күп еллар ташландык йортта көн иткән.

Әлеге факт нигезендә «Ике яки берничә кешене үтерү», «Ут төртү ярдәмендә чит кеше милкен белә торып юк итү яки зыян китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен һәм әлеге җинаятьтә катнашы булган кешеләрне ачыклый. Янгын-техник экспертиза билгеләнгән.

  • «Татар-информ» агентлыгы 14 октябрьдә Һади Такташ урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы, анда ике ир-атның һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде.

Фото: ГУ МЧС РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев