Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сәламәт бул!» акциясе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 25 октябрьдә «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «Сәламәт бул!» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар дөрес туклану принциплары, даими физик күнекмәләрнең файдасы турында, һәрвакыт акыллы, сәламәт һәм энергияле булып калу өчен күпме сәгать йокларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев