Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан УЕФА Суперкубогын уздыруга заявка бирде

Сайлап алу нәтиҗәләре 2020 елның 2-нче мартында игълан ителәчәк.

Кичә Казан 2022 елда яки 2023 елда УЕФА Суперкубогын үткәрүгә рәсми рәвештә заявка бирде. Суперкубокны үткәрү урыны дөньяның эре шәһәрләре арасында каты көндәшлек шартларында сайлана.

Агымдагы елның октябрендә Ауропаның иң көчле клублары катнашында Суперкубок үткәрүгә Казанның заявкасы федераль дәрәҗәдә һәм Россия футбол берлеге тарафыннан хупланды.

Сайлап алуда катнашу өчен 11 бүлектән торган документлар әзерләргә кирәк иде, алар арасында шәһәр транспорты, тренировкалар кырлары, инфраструктура, куркынычсызлыкны тәэмин итү, яшәү һәи башкалар бар. Барлык таләпләр дә УЕФА тарафыннан куелган.

Ноябрь-декабрь айларында документлар тикшерү узачак, аннан соң махсус инспекция комиссиясе шәһәрнең Суперкубок уздыруга әзерлеген таныклау өчен, Казанга киләчәк.

Сайлап алу нәтиҗәләре 2-нче мартта билгеле булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, УЕФА Суперкубогы – Ауропа сезонын ача һәм УЕФА Чемпионнар лигасы һәм УЕФА Ауропа Лигасы җиңүчеләре очраша торган бер матчны үз эченә алган рәсми футбол турниры.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев