Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын җиңде

“Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” – “Амур” уены 3:1 исәбенә тәмамланды.

Кичә “Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын 3:1 исәбе белән отты. Уен Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Кичәнге матчка, “Ак Барс” капитаны буларак, Джастин Азеведо чыкты, Данис Зариповка ял бирелде.

“Ак Барс”ның кичәнге көндәшләренең составында Казан җанатарларына таныш хоккейчылар бар иде. Михал Йордан, Никита Язьков һәм Денис Голубев – “Ак Барс” өчен уйнаган хоккейчылар. Данил Фәйзуллин беренче профессиональ адымнарын Казанда ясаган. Ә “Ак Барс” составында 2015-2018 елларда “Амур” өчен уйнаган Олег Ли бар иде.

“Амур”ның составына кагылышлы тагын бер кызыклы факт: командада абыйлы-энеле чех хоккейчылары Томаш, Гинек Зогорналар һәм игезәкләр Владислав, Вячеслав Ушениннар уйный. Алар дүртесе дә “Амур” өчен иң күп алка кертүче хоккейчылар рәтенә керә.

Беренче период. Уенның өченче минутында “Амур” капкасына алка керде, тик видеокабатлаудан соң, ул кагыйдәләр буенча кермәгәне ачыкланды. Джастин Азеведо кәшәкәсен югары күтәргән булып чыкты. Алтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (1:0). Унберенче минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан гол кертте (2:0).

Икенче периодның беренче секундларында ук Кирилл Рассказов күпчелектә уйнаганда “Амур” өчен алка кертте (2:1). Ундүртенче минутта “Ак Барс” уенчысы Михаил Глухов командасын тагын бер алкага алга чыгара алды (3:1).

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Ли, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Э. Галимов, Педан – Фазылҗанов;
Кара – Глухов – Фисенко (Воеводин), Журавлёв.

“Амур”:
Лангхамер (Аликин);
Фәйзуллин – Т. Зогорна – Г. Зогорна, Йордан – Витасек;
Вл. Ушенин – Вяч. Ушенин – Горшков, Кондратьев – Корягин;
Язьков – Голубев – Лазарев, Шуленин – Коробов;
Кацуба – Рассказов – Руденков, Александров.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Владивостокның “Адмирал” командасын кабул итәчәк. Матч 30 октябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев