Бүген 31 декабрь көнне кояш баю белән Рәҗәб ае башланды
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә болай дип әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбан – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең аедыр”.
🌙 Бүген 31 декабрь көнне кояш баю белән Рәҗәб ае башланды.
☪️Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче галәмәте: безгә ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын, димәк, мөселманнарга аңа әзерләнергә вакыт җиткәнлеген хәбәр итә.
🔸Бу айда мөселман кеше Аллаһ ризалыгын алу өчен бөтен көчен куярга тиеш. Моның өчен садакалар бирү, мохтаҗларны сөендерү, өстәмә намазлар уку, нәфел уразалар тоту хуплана.
🔹Аллаһы Тәгалә бу изге айларны гамәл-гыйбадәттә үткәрергә насыйп итсен! Хата, гөнаһ, кимчелекләребезне гафу итсен! Догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул итсен!🤲🏻
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев