Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фитыр белән фидия садакасы: ул кемнәргә тиеш?

Сорау -җавап

«ФИТЫР белән ФИДИЯ садакасы.Әйдәгез, шушы ике төшенчәгә аңлатма бирик.
ФИТЫР – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садакасы. Ул  вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң - саваплы, бирмәсәң - гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.

🔸 Мохтаҗ кешеләр Ураза Гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен, бирелә бу садака.
🔸 Фитыр садакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади садака булып санала.
🔸 Фитыр садасын мохтаҗларга һәм ярлыларга гына бирәләр.
🔸 Фитыр садакасын мәчет, мәдрәсәләргә, әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирергә ЯРАМЫЙ.

Ә ФИДИЯ – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган садака.
Ягъни әгәр мөселман кешесе, билгеле бер сәбәпләр аркасында, ураза тота алмый икән, ул фидия садакасы бирә.

🔸 Фидия садакасын Рамазанның БАШЫНДА ДА, УРТАСЫНДА ДА, АЗАГЫНДА ДА бирергә була.
🔸 Фидия акчалата да товарлата да түләнә ала.
🔸 Аны үзең теләгәнчә БЕР ГЕНӘ ФӘКЫЙРЬ КЕШЕгә бирергә яисә БЕРНИЧӘ КЕШЕгә таратырга мөмкин.

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев