Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ни өчен Ислам каш йолкуны тыя?

Үгет-нәсыйхәт

  Динебез буенча, бик нык ихтыяҗ (медицина ягыннан күрсәтмәләр) булмаганда хатын-кызга үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртү кирәкле эш түгел.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тышкы кыяфәткә бернинди нигезсез (кирәкмәгәнгә) үзгәртүләр кертүгә каршы булган.

Ул ясалма яки башка кешенең чәчләрен ялгаучылар, тәнгә рәсемнәр (татуировка) ясатучылар, тешләрне кайраучылар, кашларны, керфекләрне йолкучылар Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калырга мөмкин дип кисәткән  (Имам Әл-Бохари, Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

КЕРФЕК ЯЛГАУ (наращивание ресниц) бары берничә очракта гына рөхсәт ителә:
1️⃣ Хатын-кыз аны урамда чит кешеләр өчен түгел, ә ире өчен генә ясатса.
2️⃣ Керфекләргә кеше чәче ялганмаса.
3️⃣ Тәһарәт алыр алдыннан салына торган булса.
4️⃣ Тыелган материаллардан ясалмаган булса.

 Ә менә КАШ ЙОЛКЫТУның динебез тарафыннан ТЫЕЛГАН булуын әлеге хәдис дәлилли:
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кашларын йолкучыларга, йолкытучыларга Аллаһының ләгънәте булды», – дип әйткән.

КАШ БУЯУга килгәндә, әгәр ул кешенең гадәти рәвешен үзгәртми икән, монда тыю юк.
Әмма буяуның составында нәҗес матдәләр булмавы һәм таһәрат алганда каш астына су үтүе шарт булып тора.

Дин вә мәгыйшәт

чыганак: https://t.me/dvmhuzur

фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев