Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алсуның кызы җиңүне сатып алганмы?

"Голос" проектында җиңүче ун яшьлек Микелла Абрамова шатланырга да өлгермәде, аның җиңүен сатып алуда гаепләүләр башланды.

Интернетта шау-шу күтәрелде, шул сәбәпле Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган.
Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный.
"Голос. Дети" проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту өчен көрәшкә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде.

Фото: скриншот

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев